Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева кечкенә вакытта әтисе белән төшкән фотосын күрсәтте

Җырчы балачакта җырлаган җырын да язган.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева кечкенә вакытта әтисе белән төшкән фотосын күрсәтте
Рамиль Гали

Җырчы Лилия Муллагалиева кечкенә вакытта төшкән фотосын күрсәтте һәм балачакта җырлаган җырын язды.

«Минем кечкенә вакытта төшкән бөтен фотоларда да авызым никтер гел ачык. Авызыңны яп дип әйтүче булмагандыр инде. Тиз-тиз төшкәнбездер. Бөтен фото да шул келәм фонында төшелгән. Күрәсең, өйнең почетлы урыны булгандыр. Бу вакытта мин җырлый идем инде. Авыл яшьләре клубның сәхнәсенә күтәреп куя иде дә, җырларга куша иде. Ә мин тырышып шул белгән дүртьюллыкны кат-кат җырлый идем.

Бүген сине төштә күрдем,

Бәрәңге ашыйсың икән,

Бәрәңгеле кулың белән

Башыңны кашыйсың икән…» — дип искә төшергән җырчы бала чагын.

Инстачылар бу фотога карап, Лилиянең кызы үзенә охшавы турында язганнар.

«Әтиегез матур кеше икән», «Җырның тулы текстын языгыз әле, кызык бит», «Җырчы буласың алдан билгеле булган», - дип язып калдырган җырчының виртуаль дуслары.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Эти бн икэу тошкэн фото. Авылда курдем дэ тошереп алдым?Минем кечкенэ чакта тошкэн ботен фотоларда да авызым никтер гел ачык? . "ЙОМ " диеп ойрэтеп торучы булмагандыр инде) Тиз тиз генэ тошкэнбездер? ботен фотога да шушы ковер кергэн.? Курэмсен ойнен ин почётлы урыны булган??Бу вакытта мин уже жырлый идем? авыл яшьлэре клубнын сэхнэсенэ кутэреп куялар иде дэ жырларга кушалар иде. Э мин тырышып тырышып шул белгэн бер дурт юллык жырны кат кат жырлый идем:"Буген сине тоштэ курдем, бэрэнге ашыйсын икэн. Бэрэнгеле кулын белэн , башын кашыйсын икэн..."??Эй кул чабалар иде инде???? барда бугенгедэй куз алдында.... ? #горлэвеклебалачак #бэхет #баачак #миняратамсинетормыш♥️ #детство #лилии #лилиямуллагалиева

Публикация от ЛИЛИЯ МУЛЛАГАЛИЕВА (@lilia_mul)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100