Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева ире белән аерылышып торуы, 2 ай сөйләшми торулары турында сөйләде

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева ире белән аерылышып торуы, 2 ай сөйләшми торулары турында сөйләде
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Лилия Муллагалиева белән ире Илсур Гыймадиев «Ялкын» студиясендә «Сораштыргалаштыргалау» тапшыруында катнашкан. Анда ир белән хатын бер-берсенә сораулар бирде. Иң кызыклыларын тәкъдим итәбез.

– Нәрсәләр өчен ызгышасыз?

И.Г.: Алай ызгышкан юк, 2 ай сөйләшмибез генә. Барысы да Лилиянең соңга калып йөрүеннән чыга. Мин барасы җиргә 1 сәгать алдан барып утырам, ә Лилия 1 сәгатькә соңга калып килә. Миңа 2 сәгать көтәсе була, менә шуннан ызгышабыз инде.

Л.М.: Нумеролог әйтүенчә, мин – гомер буе соңга калып йөрүче. Аны берничек тә бетереп булмый. Мин соңга калмаска тырышып карыйм, я ул әйбер булмый, я юлда мине нидер тоткарлый. Шуңа күрә минем бу җитешсезлекне гафу итсеннәр инде.

– Гаиләдә кем күбрәк акча тота?

Л.М.: Синдер инде, син өй, төзелеш өчен тотасың бит. Мин үземә, балаларга, дигәндәй. Бездә – һәркемнең үз акча янчыгы. Шуңа һәр кеше үз белә күпме тотканын. Без бер-беребезнең акчасын тотмыйбыз, һәрберебез үз акчасын тота..

– Лилия пешергән кайсы ризык ошамый?

И.Г.: Юк, андый нәрсә юк. Лилия белән танышкач, өй салдырта башладым. Лилия ул вакытта 3 курста. Төзелештә 20ләп кеше эшли. Хәзерге вакытта ашату дигән нәрсә юк бит инде. Ул вакытта чуваш эшчеләргә бәлеш пешереп ашатты, алар аның нәрсә икәнен дә белми, беренче тапкыр ашадылар.19 яшьлек кыз, ул вакытта хатыным түгел, йөрешәбез генә. Дәрескә йөрми, осталар ашата.

– Аерылышу турында уйлаганыгыз булдымы?

Л.М.: Яшьрәк чакта китеп торган чаклар да булды. Башта бер-береңә баш бирмисең. Яши-яши аңлыйсың. Җимереп ату җиңел, ә аны саклап, алга алып бару бик зур көч, сабырлык таләп итә. Аерылабыз дигән әйбер миндә генә булгандыр ул.

И.Г.: Фатир «снимать иткән» кыз белән, мин белмим дә. Малай минем белән калды. Кыз мәктәпкә баргач, «мин өйгә кайтмыйм башка» дип елый икән. Шундый йорттан, шартлардан соң ничек 1 бүлмәле фатирда яшисе килсен инде. Кызны алып кайтты да үзе дә калды инде. Бөтен аерылышу шушы булды.

– Лилиянең имиджында нәрсәне үзгәртер идең?

И.Г.: Синең авырлык категориясен әйтимме инде? Ничек 58 кг булдың икән, дип уйлыйм. Гомер буе үзең дә азапланасың, диета-диета дип. Мин ябык кешеләрне яратмыйм, бигрәк тә кызларны. Миңа «в теле булсын», күзем беренче итеп аякка төшә, тез капкачлары йомры булырга тиеш, сөякләре тырпаеп тормаса, күз өскә таба менә.

Л.М.: 20 киломны юныр идең инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100