Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева ире белән дуэт башкара — видео

Мәхәббәт җырын Зөфәр Хәйретдинов әлеге гаилә өчен махсус язган.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева ире белән дуэт башкара — видео
https://www.instagram.com/ilsurgema/

Лилия Муллагалиеваның ире Илсур Гыймадиев белән башкарган дуэты инстаграм дусларын шаккаттырган. «Бала йоннарын торгызасыз», «Менә кайда яшерелеп ята икән ул талантлар. Йомшак тавышлы, чынлап авызына каратып тыңлата торган», — дип мактаганнар җырчының тормыш иптәшен.

Илсур Гыймадиевның җыр-моңга гашыйк кеше икәнен беләбез. Җырчы, тормыш иптәшенең гармунда уйнаганын инстаграмга куйгаласа да, җырлаганын күрсәткәне юк иде әле.

«Безнең Илсур белән җырлаган дуэтыбызны бик яраттыгыз, рәхмәт. Күпләрегез бер көнне сториска кыска вариантын куйгач: «Илсурның да тавышын ишетәсе килә, тулы вариантын куй», — дип сорап яздыгыз.

Махсус безнең өчен Зөфәр Хәйретдинов язган бу җыр, чыннан да, безнең мәхәббәт җырына әверелде», — дигән Лилия Муллагалиева.

Лилия-Илсур дуэтын Лилия Муллагалиева инстаграм сәхифәсендә урнаштырган.

  • Лилия Муллагалиева яшьлеге турында: «Чак кына кияүгә чыгып Югославиягә китми калдым»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100