Лилия Муллагалиева хуҗалыгында унбиш бытбылдык асрый
Җырчы тавык йомыркасын ашамый икән.
Лилия Муллагалиева хуҗалыгында бытбылдыклар асрый икән. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.
«Шәп, бытбылдыклар молодцы. Тавык йомыркасын ашаган да юк. Үзләре җайлылар», — ди Лилия.
Ул чуар йомыркаларны күрсәтә. «Унбиш бытбылдык. Көнгә унике-унөч йомырка салалар», — ди.
Инстачылар йомыркаларга соклана, бик эре, диләр. Бытбылдык үстереп карарга теләүчеләр: «Асрау авырмы?» - дип кызыксына. Лилия: «Авыр түгел», - дип җавап биргән. Ул бытбылдыкларын Югары Осланнан барып алган икән.
«Асрамаган нәрсәгез юк, эшләмәгән эшегез юк», - дип Лилияне мактыйлар.