Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева чит кешенең этен кунак иткән

Җырчы этне видеога төшергән.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева чит кешенең этен кунак иткән
«Татар-Информ» архивы

Лилия Муллагалиеваның йорт ишегалдына чит эт килеп кергән. Ул үзен бик иркен тоткан, иртәдән кичкә кадәр кунак булган.

Җырчы социаль челтәргә аның видеосын куйган һәм хуҗасы табылыр дип өметләнгән. Ул арада инстачылар кайгыра да башлаган.

«Лилия, бу этләрнең корсагына документ номерлары языла. Карагыз әле, маркировкасы бармы, алар документлы була»;

«Бу шпиц. Урамда яши торган эт түгел. Ходай өчен калдырмагыз урамда. Хуҗасы табылмаса, үзем алып китәм. Минем бер шпицым бар инде, икәү булыр», — дип язган инстачыга икенчесе «рәхмәт сезгә, хуҗасы табылмаса, алып китәм дигән өчен» — дип җавап биргән.

Җырчының виртуаль дуслары этне үзләренә калдырырга тәкъдим иткән. «Балаларга иптәш булыр, рәхәтләнеп уйнарлар», — дигән алар.

Җырчының виртуаль дуслары арасында эт яратмаучылар да бар. «Бу этне өйдә ничек асрыйлар икән? Йоны коеладыр», — дип язган берәү.

Соңрак җырчы этнең хуҗасы табылуын хәбәр иткән. Хуҗасы сөйләвенчә, шпиц ике ел урамда яши икән, өйдән чыккан да «урамда яшәргә теләк белдергән».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100