Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариева тагын шәрә килеш фотога төшкән. Бу юлы мунчада

«Инстаграм» битендә җырчыларның гаиләләре белән бергә мунча кергәндә төшкән ярымшәрә фотолары пәйда булды.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариева тагын шәрә килеш фотога төшкән. Бу юлы мунчада
"Татар-информ" архивы

Әле күптән түгел генә җырчылар Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваның чишенгән килеш, бер-берсенә сыенышып урын өстенә яткан фотолары буенча кызу гәп куерган иде.

Инде артистларның Инстаграм сәхифәсендә гаиләләре белән бергәләп мунча кергәндә ярым шәрә төшкән фотолары пәйда булды.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Лилия Муллагалиеваларда гаилә дуслары җыелып ял итә. Яңа төзелеп беткән мунчаларында бергәләп мунча да керә. Әлбәттә инде, шуңа дәлил итеп фотога да төшәләр.

Фото астына Айгөл Бариева «Рәхмәт кунакчыл, якын дусларыбызга. Күңелле, җылы очрашу иде. Яңа мунчаларын да яңарттык! Бигрәк тырышлар, уңган-булган үзләре! Исән сау, рәхәтен күреп, тигез, озын гомерләрдә яшәгез дусларыбыз!» — дип хуҗаларга рәхмәтен җиткергән.

Рәхмәт кунакчыл, якын дусларыбызга @ilsurgema @lilia_mul Күңелле,җылы очрашу иде.Яңа мунчаларын да яңарттык!Бигьрәк тырышлар,уңган-булган үзләре!?????Исән сау,рәхәтен күреп,тигез, озын гомерләрдә яшәгез дусларыбыз!?Гөлнара @gulnara_hafizova_ ,Фердинант сезне дә күрергә биик шат идек!Шулай исән сау, күрешеп,аралашып яшәргә язсын???? #аллагашөкер #беркурешубергомер #люблюживусчастлива #верныедрузья #исапсызхисапсызрәхмәтРаббыма?❤

Публикация от Айгуль Бариева засл.артист РТ (@aigul_barieva)

Лилия Муллагалиева исә: «Җиңел пар белән безне! Мунчаны яңартык», — дип язып куйган. «Сөлгеләр уралган. Тагын әллә ниләр башыгызга килмәсен», — дип тә өстәгән.

Хәер, әлеге фотосурәтне инстачылар гадәти хәл дип кабул иткән. Комментарий язучыларның күпчелеге җырчыларның коллегалары.

«Молодцы! Гел шулай дус булып яшәргә язсын. Жинел пар белән!»;

«Ух, шәпски»;

«Яшәп тә күрсәтәсез инде!;

«Сугышыр дәрәҗәгә үк җитмәссез инде дип ышанып калам!», — дип язганнар.

Кайберләре, Лилиягә кунакка киләргә дә теләк белдергән.

«Ник чакырмадыгыз?» — дип, үпкә белдерүчеләре дә табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100