Җырчы Лилия Муллагалиева матур фотосын куйган һәм авыруы турында язган.
«Чирләп киттем әле. Җәй көне чирләү яман. Сакланыгыз. Уйламаган җирдән эләктереп ала», — дип язган ул.
«Бассейнга кердең бит. Уйлаган идем аны, начар булган. Нарат күркәсен төнәтеп эч», — дип комментарий калдырган игътибарлы инстачыга: «Бассейн гаепле түгел, кәһәр суккан вирус», — дип җавап биргән җырчы.
«Әллә коронавирус?» - дип сорап язучыга җавап бирүче булмаган.
Җырчының виртуаль дуслары тизрәк терелүен теләгән.