Җырчы Лилия Муллагалиева үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә күңелгә үтеп керә торган видео урнаштырган.
Җырчының архив видеоларында Әбугали абый, бик яратып, кызының стенага эленгән концерт афишаларын сыйпый. Видеоны исә үзәк өзгеч «Әтиемне кайтарыгыз әле» дигән шигъри юллар бизи. «Эх, әти. Сагынабыз. Яратабыз... Урының оҗмахта булсын, – дип тә язган җырчы.
Лилия Муллагалиеваның әтисе 6 ноябрьдә вафат булды. Аңа кадәр Әбугали абый катлаулы операция кичерде. Җырчының әтисенә 88 яшь иде. Соңгы көннәрен ул якыннары һәм балалары янәшәсендә үткәрде. Аны туган авылында кадерләп, зурлап соңгы юлга озаттылар.