news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Мәхмүтова һәм Ренат Шәмсетдиновларда никах туе

news_top
Лилия Мәхмүтова һәм Ренат Шәмсетдиновларда никах туе
Фото: Ләйсән Мәхмүтованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Тинчурин театры артистлары Лилия Мәхмүтова һәм Ренат Шәмсетдиновлар гаиләсендә никах туе. Аларның уллары Ришат сөйгәне белән гаилә корып җибәргән.

Никах тантанасының матур мизгелләре белән социаль челтәрләрдә Лилия Мәхмүтованың сеңлесе, актриса, җырчы Ләйсән Мәхмүтова уртаклаша.

Яңа гаилә туды бүген. Каршыгызда – Ришат-Зәринә Шәмсетдиновлар гаиләсе.

Бүгенге заманда үзеңә пар табу – квест кебек. Күпме яшьләр, инде яше барган кешеләр дә ялгыз калалар. Күңелең яткан кешене табу ул зур бәхет. Кадерлеләрем, барысы да үзегез теләгәнчә барсын, хыялларыгыз тормышка ашсын, – дигән ул.

Ләйсән Мәхмүтова никах туеның искиткеч матур, рәхәт узуын да билгеләп үткән.

Киленебез, кодалар күңелгә рәхәт кешеләр булып чыкты, Аллаһка шөкер. Гел шулай булып калсын, – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар