Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Мәхмүтова: Театрга аяк баскач кына түгел, бәләкәйдән үк итәк-чабуларыбызны җыеп йөрдек

Тинчурин театры актерлар династиясенең күплеге белән мактана алмаса да, данлыклы Мәхмүтовларны бөтен татар халкы белә. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова һәм Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовларның кызлары Ләйсән белән Лилия дә сәхнә йолдызлары.

news_top_970_100
Лилия Мәхмүтова: Театрга аяк баскач кына түгел, бәләкәйдән үк итәк-чабуларыбызны җыеп йөрдек
Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтовага быел 50 яшь тулды. Әлеге уңайдан Лилия intertat.tatar электрон газетасына әңгәмәгә килде. Иҗат тормышы, легендар артистларның дәвамчысы булу җиңелме, юкмы? Хәлил Мәхмүтов гомеренең соңгы мизгелләре турында да Лилия белән сөйләштек. Сүз уңаеннан, 15 декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Лилия Мәхмүтованың иҗат кичәсе дә булачак.


Университеттан - училищега…

- Лилия, актер язмышы сезгә кечкенәдән таныш. Димәк, театрга сез артист тормышының бөтен нечкәлекләрен белеп килгән, сәнгатьтә очраклы кеше түгел?

- Әти, әни үзләре танылган сәнгать кешеләре булгач, әлбәттә, минем артист булуымны теләмәделәр. Кечкенә чагымда киләчәгемне башка һөнәр иясе итеп күзаллый идем. Теләгем укытучы булу иде, ләкин үсә-үсә мөгалимлелек итәргә сабырлыгым җитмәс, дигән уйлар килә башлады.

Бер апабыз хисапчы иде, аның санаганына кызыга идем, шуның белән уйный-уйный, хисапчы булырга хыяллана башладым. Әмма тормыш үз юлыннан җибәрде. Халык “алма алмагачыннан ерак төшми,” - дип белми әйтмәгәндер... 10 сыйныфны тәмамлап, өйдәгеләргә театр училищесына барам дигәч, әни: “Кызым, безнең ничек гомер иткәнне күрәсең бит. Елның 12 ае, шуның тугызында өйгә кайтып та кермәдек. Син дә безнең кебек юлда, гастрольләрдә йөрер идеңме? Син безгә карап нәтиҗә чыгар, түзә алырсыңмы, сабырлыгың җитәрме? Ярый миңа әтиең очрады. Ә синең ирең кем булыр, риза булырмы ул синең артист тормышына. Көнләшеп тиңкәгә тимәсме?!” - диде.

Чыннан да, әти белән әни гел юлда булды. Мин әни теләгенә каршы килмәдем. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының физика факультетына укырга кердем. Дүрт ел белем алганнан соң, барыбер театр училищесына китеп бардым. Кан тарткан ахрысы, мин бу халәтемне анык кына аңлатып та бирә алмыйм.

Халисә апа Нигъмәтуллина белән күрешкәч, бәләкәй генә театр түгәрәге оештырырга карар кылдык. Наил Касыймов, Заһид Мәхмүди һәм тагын берничә озын буйлы чибәр кызларны чакырып, театр түгәрәге оештырырга исәп иттек. Ләкин алай тиз генә планнарыбыз чынга ашмады. Аннан театр училищесына барып, андагы студентлар белән оештырып булыр дигән теләк туды. Икенче курс студентлары янына киттек, каршыбызга Җәвит Шакиров чыкты. Шул вакыт: “Ой, нинди озын буйлы, чибәр егет!” – дип уйлап куйдым. Җәвитнең безгә кушылып йөрергә вакыты юк иде. Ул безне башка егетләр белән таныштырды. Каршыбызда басып торган егетләрне күргәч, аптырап калдык. Без - озын буйлы кызлар янында, шактый кечкенә булып күренделәр. Без хәтта телсез калдык... Ә инде театр училищесының икенче курсында укый башлагач, нәкъ шушы егетләр янына “эләктем”.



- Зур сәхнәгә тәүге чыккан мизгелләреңне хәтерлисеңме?

- Укыганда ук безне Г.Камал театрында күмәк күренешләрдә катнаштыра торган иделәр. “Хуҗа Насретдин” спектаклендә матур костюмнар кидертеп чыгардылар. Без үзебезне зур артистлар диеп уйлап йөргән мизгелләр иде ул. Кызыклы тормыш кебек тоелды...

Итәк-чабуны кечкенәдән җыеп йөрдек

- Лилия, Хәлил абый синең карарны ничек кабул итте соң? Сине әтиеңә охшаган диләр бит...

- Әти алай каршы килмәде. “Үзебезнең кыз булсаң да, артыңнан төртеп йөрербез, дип уйлама. Артист һөнәрен сайлагансың икән, димәк тырыш, укы, йөзебезгә кызыллык китермә!” - диде.

- Халык арасында абруй казанган, талантлы актерларның баласы булу җиңел түгел. Чөнки һәрвакыт син үзеңне тиешле дәрәҗәдә тотарга тиеш, сине һәрвакыт күзәтеп, бәяләп торалар бит.

- Планканы бәләкәй чактан ук төшермәскә тырыштык. Әти-әнине бөтен Татарстан белә бит, шуңа күрә алар безнең өчен кызарырга тиеш түгел... Кыш көне безнең янга Казанга әтинең әнисе Сабира әби килә иде. Ә җәй айларында әнинең әнисе Мәрвия дәү әни янына - Әлки районына кайтара торган иделәр. Алар да безгә гел әйтә килделәр: “Балалар, сезнең әти-әниләрегез адәм күз алдындагы кешеләр, шуңа күрә тәртипле йөрегез, алар сезнең өчен оялырлык булмасын, яман гадәтләдән сакланыгыз,” - дия торганнар иде. Театрга аяк баскач кына түгел, ә бәләкәйдән үк итәк-чабуларыбызны һәрвакыт җыеп йөрдек. Өлкәннәрнең зирәк киңәшләре һәрвакыт колакта чыңлап торды.



- Беренче образ, әүвәлге рольләр ничек бирелде?

- Училищедагы укытучым – Илдар Хәйруллин мине икенче курсның икенче яртысында алды. Әле дә хәтерлим, укырга кергәндә мәзәк, шигырь, проза сөйләдем. Илдар Хәйруллин безнең белән Илдар Юзеевның “Минем әти мировой” дигән спектакль куйды. Илсөяр Сафиуллина белән без анда апалы-сеңелне уйнадык. Рево исемлесе мин идем. Характерлы роль иде ул. Аннары “И машина, машина” да Миләүшә образын башкарырга бирделәр. Әни Шакир Мәҗитов белән Илдар Юзеевнең “Резедәкәй” дигән әсәрен куйды. Анда Резеданы уйнадым, партнерым Илдус Фәиз иде. Уңышлы әсәр булып чыкты, тамашачы җылы кабул итте. Шул вакыт Ренат, Илдусларның театрдан чыкканнарын кызлар ишек төбендә көтеп тора торган иделәр... Ленар Садриев дигән режиссер безгә килеп, Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы”н куйды. Мин анда Мөнирәне уйнадым. Хәзер бу спектакльне яшь режиссерыбыз Резеда Гарипова яңадан сәхнәләштерде инде.

- Артистлар гаиләсендә, актер булуы да авырдыр, тәнкыйтьне дә ишеттермичә калдырмыйлардыр?..

- Әлбәттә, ансыз булмый. Әмма мин тәнкыйтьне кабул итәм, чөнки үзеңне читтән күреп, бәяләп бетерү мөмкин түгел бит. Кинога төшкәндә әзрәк карап, чамалап була. Ә сәхнәдә андый мөмкинлек юк. Син халык каршына чыгып, уйнап керәсең, тукталып, бәяләргә, фикерләргә өлгермисең. Бу җәһәттән, театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин яңа алым кертеп җибәрде. Халыкка чыгарганчы, спектакльне видеога төшерә дә, артистларның үзләренә күрсәтә. Артист буларак, мин бу алымны бик кирәкле гамәл, дип уйлыйм. Кайда дөрес басылмаган, кай җирдә битең начар күренә, барысын да анализларга мөмкинлек туа, хаталарны тизрәк төзәтергә җирлек туа дигән сүз.

Ирем белән музыка берләштерде

- Ирегез Ренат белән дә театрда таныштыгызмы? Ул сезне ир кеше буларакмы, әлләр артист буларак җәлеп иттеме?

- Без бергә укыдык. Безнең группада Мөршидә исемле кыз бар иде. Ул гармунда, мин фортепианода, ә Ренат курайда уйный идек. Безне музыка берләштерде. Без төркем булып оешып, чыгышлар ясый торган идек. Аннары Ренатның туганнары бездән ерак тормый иде. Аның белән укырга барганда-кайтканда бергә йөри торган идек. Дуслыгыбыз, тора-бара мәхәббәткә әверелде.1991 елның октябрь аенда гаилә корып җибәрдек. Менә инде 26 ел бергә гомер итәбез. Улыбыз бар, быел ул КНИТУ (КХТИ)ны тәмамлады. Ришат исемле, 22 яше тулды. Армиягә китәргә җыена.


Әби-бабалары юлын дәвам итмәскә булдымы? Әллә сез каршы төштегезме?

- Театрга барырга теләде ул. Әмма артист бигрәк режиссерга бәйле һөнәр. Режиссер ошатса, ролең була, ошатмаса - юк. Ә инде канында бар икән, сәхнәгә килергә югары уку йортын тәмамлагач та өлгерер. Әйтик, менә КВНчыларны алыйк... Флейта буенча музыка мәктәбен бишле билгеләренә тәмамлады, конкурсларга да күп йөрде. Әле хәзер дә әтисе курайда, ул флейтада уйнарга ярата. Кем белә: киләчәктә, бәлки, аны да сәхнә көтәдер? Барысы да Аллаһ кулында.



- Лилия, шәхсән үзең нинди рольләр турында хыялланасың?

- Андый зур рольләр турында яшь вакытта хыялланасың. “Фигоро”да уйныйсы килгән иде. Бу бәхет миңа насыйп булды. “Шау-шулы көн, яки Фигороның өйләнүе”ндә Розинаны уйнадым. Озак кына уйный алмадым: бәбигә уздым да ялга китәргә тиеш идем. Ә инде бәби ялыннан кайтканда, әлеге спектакль репертуардан алынган иде...

- Исламия апа һәм Хәлил абый еш кына партнерлар булып сәхнәгә чыга иделәр. Ә сез Ренат белән парлап күренмисез кебек?

- Берничә спектакльдә генә партнерлар без. Әнинең “Күрәсем килгән иде” әсәрендә ирле-хатынлы булып уйныйбыз. “Син бит минем бергенәм”дә бер-берсенә гашыйк булган кыз белән егетне уйнадык. Бергә уйнауның бер авырлыгы да юк. Мин Ренатның нинди артист икәнен белгәч, бигрәк тә. Партнер буларак җиңел кеше. Уйнавы да рәхәт аның белән.

“Уеннан уймак”та гаиләбез белән төштек

- Сеңлең Ләйсән турында ни әйтерсең? Эстрада сәхнәсендә дан казанган җырчы бит ул.

- Ләйсән безнең, гомумән, талантлы кеше. Ул әни шикелле Укчы йолдызлыгында туган. Укчылар талантлы була бит. Ул тырыш, эзләнүчән, бер җирдә генә тик утыра торган кеше түгел. Заманында К.Тинчурин театрында безнең гаиләдән 5 кеше эшләдек. Ләкин Ләйсән театрдан китте, бәлкем аңа тиешле рольләр бирмәгәннәрдер. Театрдан озын буйлы егетләр киткәч, аңа партнер да калмады, дигәндәй. Һаман комик образлар белән генә булмый, артист төрле яклап үсәргә тиеш. Концертлар куеп йөри башлады, үзе җырлар язды. Театрдан 8 ел эшләгәч, китеп барды. “Казан” милли-мәдәният үзәгенә Ренат җизни Закиров аны биш куллап, дигәндәй, эшкә алды. Ул вакытта эстрадада Ләйсән кебек тавышлы җырчылар күп түгел иде. Ул хәзер генә эстрадага талантлы яшьләр агымы килеп керде. Кечкенә вакыттан ук биергә ярата торган иде. Һинд биюләрен башкарыр өчен концертларга чакыра торган иделәр аны.

- Киноларда да үзен сынады бит әле ул?

- Әйе, сценарийлар яза башлады. “Уеннан уймак” музыкаль фильмында гаиләбез белән төштек. Барыбыз да артистлар булсак та, бер спектакльдә уйнаганыбыз юк иде. Ләйсән, тарихта калсын әле, дип бу проектта барыбызны да катнаштырды. Без аны бергә язып, бергә башкарып чыктык. Ренат татар мәктәбендә укыгач, аны да эшкә җигәргә туры килде. Ярыйсы гына күңелле комедия килеп чыкты, телевидение төшерде. 2014 елда “Уеннан уймак”ның икенче өлешен дә төшердек. Кызганыч, ул вакытта әти арабыздан киткән иде инде.


Әти йөзен көзгедән күргәч, яшәргә теләмәде

- Синең характерың әтиең Хәлил абыйныкына охшаган диләр. Хәлил абый театр сөючеләр күңеленә якты образ буларак кереп калды. Чибәр, мөлаем, талантлы артист. Ә өйдә нинди ата булды ул кызларына?

- Минем өчен бу сорау җиңел түгел, чөнки мин 8 айдан алып 4 яшькә кадәр авылда үстем, дәү әни янында. Ә аннары Казанга алып килгәч тә, алда әйтеп узганымча, әбиләр тәрбиясенә килеп кердек, чөнки алар өйдә сирәк була торган иделәр. Күчмә театрда эшләгәч, гел тәгәрмәч өстендә инде. Стационарга күчкәч кенә, нинди әти, нинди әни икәннәрен белә башладык. Алар инде өйдә сирәк булгач, тәрбияләргә дә вакытлары калмый иде. Шулай да, безнең өчен тырышып йөргәннәр. Безгә яхшы, ягымлы булып күренәләр иде, берничек тә тискәре фикер әйтә алмыйм. Шул әбиләребез генә: “Атагызга әйтәм әле, мин сезне!” - дип куркыткалап ала иде. Шул чагында шым була торган идек, әти усал, дип тә уйлаганбыздыр инде.

Әтием янында, аңа инсульт булгач кына, тәүлегенә 12 сәгать тора идем. Шул вакытта нинди әти булганын аңлый башладым. Мин бик бәхетле, чөнки шул җиде ай эчендә әтинең нинди икәнен белдем, аңа якынайдым. Хәзер дә әтиемне сагынам, ул миңа бик якын кеше. 2012 елда әти 8 март көнне “Бала баласы балдан татлы” спектаклендә уйный иде. Сәхнәдә вакытта аның хәле кисәк кенә начарланып китте. Беренче пәрдәсен дә уйнап бетерә алмады. Шуннан аны хастаханәгә алып киттеләр. 11 көн реанимациядә ятты, аннан соң операцияләр ясадылар. Шул вакыттан алып, без гел әти янында булдык. Әти барысын да аңласа да, сөйләшә алмады.Ул бик аягына басарга тырышты, ләкин үзен көзгедән күргәчме, күңеле суынды, яшәү теләге сүнде аңарда. Аягына басарга да тырышмады. Әти хастаханәгә генә кереп яткан шикелле тоела, менә-менә елмаеп кайтып керер кебек. Кан басымы күтәрелсә, хастаханәгә кереп ята торган иде, чираттагы дәвалануындагы кебек кенә.

Үлгән итеп күз алдына да китерә алмыйбыз. Һәрвакыт “Уйнак уймак”тагы шикелле тельняшка өстеннән үзбәк чапанын кигән, елмаеп тора шикелле. Гармунда уйнарга өйрәнә иде. Өйгә кунак килгәч, гармун уйнап җибәрә. Театрга килеп кергәч тә: “Исәнмесез, кызлар” , - дип елмаеп исәнләшә торган иде. Әтине хатын-кызлар да, бергә эшләгән коллегалары да бик яратты. Кунакчыл иде. “О, кемнәр килгән!” - дип колач җәеп каршы алыр иде, газизем.

- Хәлил абыйның китеп баруын Исламия апа ничегрәк кичерде?

- Әнигә бик авыр булды. Картайган көнеңдә бер ялгызың калу чыннан да бик кыендыр. Ходай андый сынаулар күрсәтмәсен, бер кешегә дә андый язмыш теләмим. Хәзер дә авыр, көн саен искә төшерә, юксына. “Хәлил белән яшәгәндә, күкәйнең сарысы булганмын икән”, - дип әйтеп куя. Дөрестән дә шулай булды, әни кибеттәге ипинең ничә сум торганын да белми иде. Ә менә хәзер квартир хакын да түли, башкасын да үзе башкара. Әти белән бик матур, тату гаилә корып яшәделәр, аларга сокланып туймаслык иде. Кая барсалар да, хөрмәтлиләр, кадерлиләр иде аларны. Хәзер дә кая гына барсак та, әтине сорамыйча, искә алмыйча калмыйлар.



- Гомер узуына күз иярми. Юбилеең да җиткән икән бит, Лилия!

- 15 декабрьдә минем юбилеем була. Спектакльдән өзекләр куелачак. Иҗатташ дусларым киләчәк. Җырчыларга да күңелле җырлар гына башкарыгыз, дидем. Моңаеп утырырлык булмасын. Җырчылар Резеда Шәрәфиева, Булат Нигъмәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, курсшташым Җәвит Шакиров та катнашачак дип өметләнәм. Камил Кәримов, артистлар Мәхмүт Фатыйхов, Энҗе Шиһапова да килергә теләк белдерделәр. Әнием дә минем юбилейда җырларга әзерләнеп йөри. Күңелле булачак, тамашачыларны 15 декабрьдә 18:30 да театрыбызда көтәм.

- Уңышлар сезгә!








Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100