Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Локмановадан 30 килолы кабак тарихы

Лилия Локмановадан 30 килолы кабак тарихы

news_top_970_100
Лилия Локмановадан 30 килолы кабак тарихы
Журналист Лилия Локманова инстаграмында кабак фотосы куйган һәм кабак белән бәйле бер хәтирәсен язган.

"Кабак быел бик уңган, самавырдан да зурлар!  Бәрәңгедән соң бездә кабак, аннан чөгендер сезоны башлана. Елдагыча, быел да кабак уңышы мулдан. Трактор арбасы чак кына тулмады. Әмма булганы белән.

Бер елны бездә әкәмәт зур кабак үсте. 30 килодан артык булгандыр, билләһи! Минем мәктәптә укыган вакыт. Сентябрь-октябрь аенда мәктәптә көзге бал оештыралар. Аның алдыннан исә җыелган уңыштан яшелчәләр күргәзмәсе ясыйлар. Без шул кабакны алып барырга булдык. Күтәреп бара алмагач, әти трактор арбасына салып илткән иде. Аннан соң ни булып беткәндер ул карета кадәрле кабак белән, хәтерләмим. Әмма анардан зуррагы әле үскәне юк", - дип язган Лилия.

Ә сездә быел уңыш нинди? Чиләк кадәрле кыярлар, карбыз кадәрле помидорлар, шалкан кадәрле суганнар үстердегезме? @intertat.tatar инстаграмына юллагыз, сезнең уңыш фотосын да сайтыбызда күрсәтербез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100