Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Кадыйрованың әнисе вафат булган

«Кояш гомере теләдем бит мин сиңа, Әнием» — дип яза Лилия.

news_top_970_100
Лилия Кадыйрованың әнисе вафат булган
https://www.instagram.com/lilia_kadirova

«Китап» милли радиосының башкарма продюсеры, режиссер һәм алып баручы Лилия Кадыйрова гаиләсендә зур кайгы булган.

«Кояш гомере теләдем бит мин сиңа, Әнием» — дип яза Лилия инстаграмдагы сәхифәсендә.

Инстачылар Лилиянең кайгысын уртаклаша. «Әниеңнең урыны җәннәттә булсын», — дип язалар. Сабырлык телиләр.

Лилия инстаграмдагы сторисында үзәк өзгеч сүзләр язып калдырган.

«Ә хәтерлисеңме, мин сиңа «син оныкларыңа иң шәп әби булачаксың» дип әйтә идем. Шундый шаян идең син, акыллы идең. «Кызым, как звали Македонского?» дип җанымны ала идең. Мин теләр-теләмәс кенә «Буцефаалаал» дип әйтә идем.

Ә хәтерлисеңме, мин төнге уникедә кош тоткандай клубтан кайтып кереп, «Әни, мин гашыйк булдым. Кара нинди чибәр егет озатты», дип сиңа фотосын күрсәтер өчен уяткан идем. 

Ә хәтерлисеңме, әни, мин берәр җиремне авырттырсам, «Әниееем» дип елый идем?

Ә хәтерлисеңме, әни, син минем туган көнгә өйне чип-чиста итеп җыештыргач, мине иске өйдән тузанлы уенчыклар тутырылган зур пакетымны алып кереп идәннең уртасына бушаткан идем. Ну эләкте синнән шунда.

Әни, орыш әле, бер генә әрлә инде. Елыйм әле, Әниеем дип. 

Шалтырат әле, әйдә күрешик әле? Күпме әйтелмәгән сүзем калды. Әйдә мин кайтам, үзең генә белә торган фирменный рецепт белән мин ярата торган спагеттины пешер әле, ә?

Әни, китмә инде! Кал әле. Алда бит әле бөтен гомер! Әни…»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100