Лилия Кадыйрова һәм Назлыгөл Сөнгатова яңа вазифага керешә
Инстачылар кызларның алда тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләгән.
Лилия Кадыйрова — ТМТВ телеканалының, ә Назлыгөл Сөнгатова — «Татар радиосы»ның баш продюсерлары итеп билгеләнгән. Бу хакта «Татар радиосы»ның инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә. «Барс медиа» компаниясендә эшләү дәверендә күп кенә уңышларга ирешкән һәм нәтиҗәле эш күрсәткән хезмәттәшләребез», — диелә әлеге постта кызлар турында.
Инстачылар Лилия Кадыйрова белән Назлыгөл Сөнгатованы яңа вазифа белән тәбрикләгәннәр.