Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Кадыйрова Алинә Айдарованың шигырен укый: «Чираттагы тузга язмаган шигырь...»

Алинә Айдарованың бу шигыре яшьлеккә багышланган.

news_top_970_100
Лилия Кадыйрова Алинә Айдарованың шигырен укый: «Чираттагы тузга язмаган шигырь...»
Инстаграмнан скрин-шот

«Китап» радиосының продюсеры Лилия Кадыйрова журналист Алинә Айдарованың «Их, яшьлегем» шигырен укый.

«…Ыгы-зыгылы дөньяда вакыт табып,

Хат язарга булдым сиңа.

Бер тын алып.

Алинәнең чираттагы тузга язмаган шигыре, әмма миңа ошый. Шундый тәмле укыла», — дип язган Лилия үзенең «Инстаграм» челтәрендә.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова пост астында: «Бигрәк матур», — дип язган. Шулай ук: «Бик матур! Тын алмыйча тынлыйсы гына килеп тора!» — дигән сүзләр дә бар.

Сез дә тыңлап карагыз әле.

Лилия сүзләренчә, Алинәнең шигырьләре башкаларныкына охшамаган. «Ул үзен шагыйрә, дими. Әмма тәмле итеп яза ул. Яза да миңа җибәрә. Иң мөһиме — аның шигырьләрен аңлау кирәк. Без инде күптән таныш. Аның туенда кәләш чәчәген дә мин тоттым. Төрле мәҗлесләрдә дә күрешәбез, шуңа күрә мин Алинәне аңлыйм», — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100