Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Кадыровага Инстаграмдагы язылучысы күлмәк алып биргән

Күлмәкне Лилия башта үзе аласы булган, ләкин бәясе «тешләгән».

news_top_970_100
Лилия Кадыровага Инстаграмдагы язылучысы күлмәк алып биргән
Солтан Исхаков

«Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыровага Инстаграмдагы язылучысы күлмәк алып биргән. Бу күлмәктән ул «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» дигән әдәби-музыкаль кичәсендә чыгыш ясаган.

«Әдәби кичә алдыннан кибеттә күлмәкләр эзләп йөрдем. Озак йөри торгач, ап-ак, озын күлмәккә тап булдым. Шундый матур иде ул. Бик ошаттым. Шатлана гына башлагач, күпме торганын күрдем. Бәясе «тешли» торган булып чыкты. «Мин моны алмам инде, хет Инстаграмда истәлек булып калсын», — дип шушы 5 меңлек күлмәкне сториска керттем дә, алмыйча кайтып киттем.

Өйгә кайткач, бер язылучым: «Шундый матур күлмәк, сиңа бик килешә!» — дип язган. Мин: «Бәясе дә матур иде шул аның, алмадым», — дидем. Бу егет миннән бәясен сорады. Яздым инде. Кем белгән аның картама акча күчерәсен… Шулай итеп бу күлмәккә акчаны миңа инстадустым җибәрде. Әле дә ярый дөньяда шәп кешеләр бар. Рәхмәт аңа!» — дип безнең белән уртаклашты Лилия Кадырова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100