Лилия Йосыпова: «Журналистика дипломда гына түгел, күңелдә булырга тиеш»
«Татар журналисты» сәхифәсендә Татарстан журналистикасында үз эзен калдырган, тарихта үзенчәлекле язмалары белән халыкның күңеленә үтеп керә алган журналистлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы кунагыбыз – «Ирек мәйданы» газетасы журналисты Лилия Йосыпова.
Лилия, 20 елдан артык журналистика өлкәсендә эшлисең. Чын журналист ул – дипломы, эш урыны булган белгечме, әллә дөньяны үзгәртергә омтылучы кешеме?
Дөньясын әллә ни үзгәртә алмасак та, бик күп ситуацияләрне күңел аша үткәреп, гаделлек эзләп, төрле яклап хәл итәргә тырышып, җавап табарга омтылучылар яки табучылар без. Филология яки журналистика белгечлеге буенча диплом гына кешене журналист буларак билгеләми. Журналистика бүлеген тәмамлап та, бу өлкәдә эшли алмаган, үзен тапмаган һәм, киресенчә, ул юнәлештә укымыйча да бик яхшы журналист булып китүчеләр бар.
Күңелгә салынган булуы кирәк. Әйтик, рәссам табигатьтән сәләтле булып, бик оста ясый ала, ә осталыгын камилләштерү өчен махсус курсларга йөри. Журналистикада да шулайрак эшләп була, дип уйлыйм мин. Үзем Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында укыдым. Журналистика, филология юнәлеше буенча белем алмасам да, барыбер шул өлкәгә килер идем, дим. Мәктәп елларында гуманитар юнәлешкә дә тартылдым, математиканы да бик ярата идем. Бухгалтерия белән дә кызыксындым. Хәзер уйлыйм: хисапчы булсам, көннәр буе кабинетта утырып саннар исәпләп акылдан язар идем, мөгаен (көлә), ул өлкә минеке булмас иде.
Журналистика юлын сайлаганыма бер тапкыр да үкенгәнем юк. 4-5 сыйныфтан үзебезнең район газетасына яза башладым. Кечкенәдән бик тә китап укырга яраттым. Туганнарым шәһәрдән миңа гел китап ташыды. Кызыклы цитаталар, очраган яңа сүзләрне аерым дәфтәргә язып бара идем. Һөнәри үсешемә укырга яратуым да зур йогынты ясагандыр.
Фото: Лилия Йосыпованың шәхси архивыннан
Хәзерге журналистларга күпкырлы булырга туры килә: үзләре яза, үзләре фотога һәм видеога төшерә, төрле чараларга үзләре йөри. Мондый универсальлек арытмыймы?
Арытмыймы дигәндә, көн саен алай йөрергә туры килми безгә. Район-авылларга ешрак хат эзе буенча барабыз. Шунда сөйләшә-сөйләшә фотога да үзебез төшереп китәбез. Аның әллә ни авырлыгы юк. Вакыйганы үз күзлегеңнән ачу җиңелрәк, дип уйлыйм. Эстрада, телевидение, театр шәхесләре белән эшләгәндә, фотоларны үзләренең архивыннан бирәләр. Дәүләт структурасындагы басмалардан бер бик үк зур булмаган чарага да кайчак өчәр-дүртәр кеше килә: машина йөртүче, фотограф, журналист, оператор... Кайчак ул хәтле кешене җигү кирәк тә түгелдер, дип уйлап куям. Мин хәзер үз җаема ияләшкән.
Кешеләр белән даими аралашу, аларның тарихын күңел аша үткәрү вакыт үтү белән һөнәри яктан аруга (выгорание) китерергә мөмкин. Журналистикага карата кызыксынуны ничек саклап каласың?
«Выгорание» дигән күренеш бар, әлбәттә. Журналистика өлкәсендә 21 ел тоташ эшләсәм дә, Аллаһка шөкер, эштән китәрлек дәрәҗәдә алай каты «янганым» булмады. Авыр әйбер ул, күңелне кимерә. Яраткан һөнәрем булса да, әйе, кайвакыт эшлисе килмәгән чаклар була. Бу – табигый халәт. Бигрәк тә иҗат дөньясында, әмма озакка сузылмый ул. Кыска вакытлы пауза ясап алам да, шуннан җайланып китәм. Пауза дигәндә, тулысынча тукталу түгел, ә кайбер темаларны читкә куеп тору гына. Даими чыгып бара торган, вак блоклардан торган сәхифәләр тукталмый.
Бик арып киткәндә, кай якка булса да сәяхәт оештыру, ике-өч көнгә авылга кайтып килү, мохит алыштырып тору да булыша миңа. 4-5 ел элек, гомеремдә бер тапкыр, депрессия булып алды. Аңа хәтле уйланганым юк иде. Шул чакта иҗатта ару да үзен яхшы сиздерде: бөтен темалардан түгел, ә эстрада артистлары турында еллар буе туктаусыз язудан ялыктым. Моңа хәтле җиңел генә эшләп куя торган әңгәмәләр авыр, теләмичә языла башлады. Өч, биш, унбиш ел буе атна саен шуны яз... Шул чакта баш мөхәрриргә күңел халәтемне аңлаттым. Әңгәмәләрне бераз киметеп, башка темаларны күбрәк алдым. Аннан яңадан җайланып киттем.
«Ирек мәйданы» газетасы
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
«Выгорание» булганда, «шартлар» хәлгә, эштән китәрлек дәрәҗәгә җитүгә юл куймаска кирәк. Ул кемдә дә булырга мөмкин. Бу эштә җитәкчелекнең аңлавы бик мөһим. Баш мөхәрриребез Раиф Усманов – үзе чын журналист, бөтен уе-фикере белән журналистика кешесе, күңел халәтебезне яхшы аңлый. Шуңадыр, «Ирек мәйданы» газетасында 16-17 ел эшлим мин. Биредә үз урынымны таптым дип элек тә әйткәнем бар иде.
Редакциядә үз эчемә бикләнмим. «Бераз тукталдым әле. Берничә көн язмалар булмас, көтмәгез», – дип коллективка да бушанып алам. Алар да мине яхшы белә, аңлый. Без, иҗат кешеләре, эмоциональ дә булабыз. Теләмичә язуга китсә, тиз сизелә ул. Күңел кушуы буенча эшләгәндә генә, укучыга яхшы материал җиткереп була.
«Миннән нәрсә көтәселәрен яхшы беләм»
Журналист өчен «ирек» төшенчәсе кайда башлана һәм кайда тәмамлана? Цензура һәм редакциянең сәясәте арасында журналист үз фикерен, сүзен ничек югалтмыйча, аны халыкка җиткерә ала? Гомумән, җиткерү юллары бармы?
Ирек – киң төшенчә, аның мәгънәсе күп. Аңа вакыт иреге дә, сүз иреге дә, башкасы да керә. Вакыт дигәндә, мәсәлән, элекке эш урынымда сәгать тугыздан бишкә кадәр офиста утыру таләп ителә иде. Мондый чикләү мине ирек ягыннан бераз кыса. Тикшерәләр дип кенә, иртүк офиска килеп, яза алмыйча утырам икән, кабинет саклап торуымнан кемгә нинди файда? Кайчак шулай була: бер язмага тотына алмый азапланасың, ә аннары сәгате килеп җитә: компьютер артына утырып, ике көнлек эшне бер сулышта башкарып чыгасың. Безнең редакциядә шунысы ошый: эшне билгеләнгән вакытка тапшыру мөһим. Ә минем офиста булуым һәм сәгать ничәдән-ничәгә хәтле утыруым мәҗбүри түгел.
Сүз иреге дигәндә... «Мин әйтә алам», - дип барыбер бөтен нәрсәне рәттән чыгып кычкырып булмый инде, ниндидер кысалар бар. Шулай да, фикере, әйтер сүзе булганнар ничек тә җиткерү юлын таба, миңа калса. Бер басма бастырмаса, икенчесе алырга мөмкин. Кайберләре үзләренең каналлары аша җиткерә.
Көрәшчеләр белән
Фото: © Лилия Йосыпованың шәхси архивыннан
Язмаларымда фикер кысыла, димәс идем. Халыкны борчыган мәсьәләләрне күтәреп, аларны төрле оешма, министрлыкларга җиткерәбез. Телевидениегә кайбер тапшыруларга чакырган вакытта: «Монысын кертмик әле», - дип төшереп калдырган очраклары булды. Кертсәләр дә бер зыяны да булмый торган сүзләр инде ул. Безнең газетага андый фикерләр рәхәтләнеп керә. Әйтик, кайсыдыр авылда почта, мәктәпне япканнар, 2025 елга төзекләндерелергә тиеш булган юлны 2030 елга күчергәннәр һ.б. шуның ише мисалларны бирү бик нормаль хәл бит инде.
Редакциядә темаларны килештереп, катлаулырак мәсьәләләр булса, редактор, хезмәттәшләр белән киңәшләшеп эшлибез. Язмаларны кисү яки бастырмый калдыру очраклары булмады. Сирәк кенә, тагын да ачыклап, ниндидер өстәмәләр кертергә мөмкинбез. Коллективыбыз 30-50шәр кешелек түгел, җыйнак кына. Бер-беребезнең фикерен ишетәбез, килешеп эшләү җайлы бирелә. Әгәр коллектив белән аңлашып эшләү булмаса, фикерләр исәпкә алынмаса, язмалар чыкмый ятса, сызып, туралып бетсә, бәлки, бүген мин ул составта булмас та идем.
Редакторның, укучыларыбызның миннән нәрсә көтәсен беләм. Алар да минем нәрсәне һәм ничек тапшырачагымны яхшы чамалый. Бу тәҗрибә, аңлашу еллар белән килгәндер. Килешеп эшләгәч, редакторыма рәхмәтлемен. Башка җирдәге кебек бездә дә килеп-китүчеләр булгалады. Ә мин «Ирек мәйданы»нда тоткарланып калдым, димәк, мин канәгать. Әгәр басым ясалып торса, көн-төн план кудырту, сайтның «охват»ы үссен дип теләсә нинди хәбәрләр куйдыртуга китсә, бик үк кирәк булмаган кайбер матбугат конференцияләренә куып торсалар, «подписка» эшләүдә ярдәм сорарга дип «глава»ларга җибәрсәләр һәм шуның ише башка эшләр белән «буа» башласалар, үзебезнең газета гына түгел, журналистика өлкәсеннән дә качар идем, бәлки. Аллаһка шөкер, безнең редакциядә болар юк. Баягы темага кайтып, бу яктан да ирекле мин, диясем килә.
Йошкар-Ола
Фото: © Лилия Йосыпованың шәхси архивыннан
«Ярамый торган гамәлен яшереп калдырсаң, бу – журналистикага һәм үзеңә хыянәт»
Төрле темаларга язасың дип беләм: эстрада, авыл хуҗалыгы, көрәш дөньясы, социаль проблемалар, сәнгать, татар дөньясы һ.б. Нинди темага яки кем белән әңгәмә һәрвакыт «имтихан» кебек?
Минем өчен тарихи темалар авыррак бирелә. Ә үзем тарих турындагы китапларны, язмаларны укырга, тарихчылар белән аралашырга бик яратам. Кайбер язучылар белән әңгәмәләр корганда да, элек бераз дулкынлану була иде. Язучының бөтен әсәрен укып бетермәскә мөмкинсең. Әңгәмә корырга барганда, теге яки бу әсәре буенча төртелеп калсам дип, шуның өчен генә бераз курку бар иде. Әмма вакыт узу белән бу борчылу да узды. Бөтен нәрсәне белеп бетереп тә булмый һәм белмәгәнеңне тану – оят түгел. Хәзер инде шундый хәл килеп чыкса: «Бу әсәрегезне укымаган идем, әмма кайткач укырга вәгъдә итәм», – дип әйтү миңа берни тормас иде. Тик кайсы гына язучы янына барсам да: «Юкка борчылганмын икән. Әй, рәхәт сөйләшү булды!» – дип кайтам.
Авыл хуҗалыгына кагылышлы темалар күңелемә якын. Олы буын җырчыларыбыз, театр артистлары белән эшләргә бик яратам. Тормыш тәҗрибәләре зур, җиткерерлек фикерләре, күрсәтерлек эшләре күп. Тыңлавы да рәхәт! Эш буенча язышканда исәнләшә дә белмәүче «атказанган» исемен алган кайбер яшь җырчылар алардан үрнәк алсын, культура дәрәҗәсен бераз үстерсен иде.
Артистларның балаларын гына түгел, оныкларын да белеп бетердем, дигән идең. Бөтен тормышларын белгән кеше турында объектив мәкалә язу кыен түгелме? Туганлашып бетү журналистка комачауламыймы?
Һаман саен яза-яза, биографияләрен ятлап бетердем инде мәгънәсендә әйтелгән сүзләр ул. Болай язу кыен, билгеле. Журналистның һөнәри аруы да шуннан башлана. Мәсәлән, бер артист турында дүрт тапкыр язасың, ди. Һәр язган саен үткән язмаңны кабатламыйча, башкачарак итеп эшләргә кирәк. Шуңа күрә минем өчен яңа геройны ачу күпкә җиңелрәк. Язмыйча да булмый. Кайберләренең яңалыклары чыгып тора. Аннары, яңа укучыларыбыз да язылып тора. Кайчак алар үзләре дә кайбер артистлар белән таныштыруыбызны сорый.
Без – татарлар – бер авылда яшәгән кебек, Татарстанда күбебез бер-берсен таный. Бигрәк тә журналистикада эшләгәндә, чөнки аралашу күп. Таныйм дип кенә, теге яки бу вакыйгаларга катнашлары булганда, алар турында язмыйча калып булмый. Күңелдә бәргәләнү булса да, барыбер язарга тиешсең. Кем беләндер якынаеп, аның җәмгыятькә карата гаделсез эшләнгән гамәлен яшереп калсаң, ә башка берәүнең нәкъ шундый очрагын язсаң, бу – журналистикага һәм үзеңә хыянәт итү булып чыга.
Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев белән
Фото: © Лилия Йосыпованың шәхси архивыннан
«Сайтларда да, газеталарда да тирән эчтәлекле аналитик язмаларны көтеп алучылар бар»
Бүгенге укучыга тирән аналитик язмалар кирәкме, әллә халык җиңел, тиз укыла торган мәгълүмат артыннан гына куа башладымы?
Мин үзем дә укучы: газета-журналларны, сайтларны күп укыйм. Газета-журналларны яздырып та алам. Алар Казанда фатирга да, безнең эшкә дә, авылда әниемә дә килә. Нинди темалар күтәрелгәнен, коллегаларымның нәрсә язганын күзәткәлим. Мәсәлән, «Ялкын» журналын да укырга яратам. Яшьләрнең бүген нәрсә белән яшәгәне миңа кызыклы.
Балачагым 1980-1990 елларга туры килде. Почтальонны урамда көтеп ала идек. Миңа һаман да газета-журнал исе якын. Хәзер дә авылга кайткач, үзем Казанда газеталар эчендә «йөзсәм» дә, күршеләр белән бергә почтальонның килгәнен көтәм. Нәрсәләр яктыртылган, шунда ук карап чыгам.
Йошкар-Олада
Фото: © Лилия Йосыпованың шәхси архивыннан
Яхшы язма булса, аны кем укымасын, ди? Сайтларда да, газеталарда да тирән эчтәлекле аналитик язмаларны көтеп алучылар бар. Мәсәлән, Рәмис Латыйповның »ТНВ»дагы сюжетларын атна саен карап бара идем, безнең газетада да мәкаләләре чыккалап тора, социаль челтәрләрдәге язмаларын да кызыксынып укыйм. Альберт Шакировның (Барон) үз блогында сәясәт турында татарча, кыскача, һәркемгә аңлаешлы тел белән, кызыклы итеп биргән язмаларын бик яратам.
Тиз укыла торган дигәннән... Соңга арада видеолар - рилслар, фото-карусельләр модага керде. Ул бик тә йогышлы тренд. Социаль челтәрләрдә мин төрле төркемнәргә язылган. Соңгы вакытларда көрәш төркемнәрендә ешрак утырам. Берәр зур ярыш узгач, «плюс»ларын, «минус»ларын барлап, мөмкин кадәр анализлап, күпме кеше белән аралашып, төне буе утырып 6-7 битлек язма әзерлим. Мондый рухтагы язмаларны кемнәр көткәнен дә чамалыйм хәзер. Көрәш аудиториясе бик зур булмаса да, аның тугры, көтеп алып укучылары бар. Шундый язмалар төркемнәрдә куелгач, реакцияләр аз була. Бу хакта инде хәзер мәрхүм дустыбыз, журналист Радик Сабиров белән дә еш сөйләшә идек. Кемнәрдер үземә генә яза. Иң мөһиме, азрак булсалар да, алар бар! Мин шушы укучыларны бәялим, фикерләрен тыңлыйм, кайчак язганда үзләре белән дә киңәшләшәм һәм андыйларны югалтасым килми.
Төркемнәрдә ниндидер җиңелчә, җырлап, биеп-сикереп төшерелгән видеолар куелса, алар тиз һәм күп карау җыя. Кайчак җитәкчеләрнең, оешмаларның сәхифәләрендә дә фотоотчетлар гына урын ала. Укучы буларак, миңа, мәсәлән, ул гына җитми. Нәрсә турында сөйләшенгән? Нинди сораулар күтәрелгән? Нинди карарлар кабул ителгән? Бераз тулырак беләсе килә. Ул фото-видеолар шулай актив «йөреп» алыр да, киләчәктә халык барыбер аннан арыр дип уйлыйм мин.
Тамашачы зәвыгын тәрбияләүдә журналистның җаваплылыгы нинди? Хәзерге вакытта нейрочелтәрләр тиз арада текст яза, яңалыклар генерацияли...
Ясалма фәһемгә килгәндә, мин аны бер тапкыр да кулланганым юк һәм кулланасы килү теләгем дә юк. Яшьләр тәртибен белеп, кызыксынып эшлидер. Ашыгыч эшләрдә кулланырга да мөмкиндер. Әмма минем өчен ул – җансыз әйбер. Ясалма фәһем без күңелдән җиткерергә теләгәнчә җиткерә, аны алмаштыра алмаячак. Ул – фәкать робот, машина. Сораштыруларда яшьләр белән эшләгәндә, кайберләренең татарча тексты әллә ничек кенә була шунда. Нәрсә әйтергә теләгәне аңлашылмый, чөнки нормаль тәрҗемә түгел. «Моны үзең эшләдеңме?» - дип сорыйм. «Юк», - диләр. «Русчасын җибәрегез әле, үзем тәрҗемә итәм», – дим андый чакта. Кайбер министрлыклар, оешмаларның матбугат хезмәтләре җибәргән татарча текстлары да еш кына бик авыр укыла. Алардан да рус телендәге текстны сорап алырга туры килә. Матбугат үзәкләрендә татар телен дә камил белгән белгечләр эшләсә, яхшы булыр иде дә…
«2009 ел. «Журналист һөнәр алыштыра» рубрикасында рейдка чыккан идем»
Фото: © Лилия Йосыпованың шәхси архивыннан
«Журналист хезмәтенең кадерен төшерә башладылар»
Социаль челтәрләрдә блогерлар арта бара. Намусы булып, башын иеп, мәкаләләр язып утырган журналистның блог алып барырга вакыты да, көче дә калмый. Гаиләләре булган журналистларның бигрәк тә. Блогерлар меңнәрчә караулар җыеп, аудитория туплап утырганда, ул журналистның язылган мәкаләсен укучы күпкә кимрәк булып чыга. Мондый гаделсезлекнең күңелгә тигәне булдымы?
Соңгы вакытта журналист хезмәтенең кадерен төшерә башладылар кебек. Социаль челтәрләрдә блогерлар артты. Социаль проблемаларны яктыртып, халыкка ярдәм итүче, яхшы мәгълүмат җиткерүче блогерлар бар, аларны хөрмәт итәм. Кемдер юк-барны сөйләп утырып, теләсә нәрсә күрсәтеп, өстәвенә «мин - журналист» дип, төрле номинацияләрдә катнашып йөри, андыйларын кабул итә алмыйм. Кайчак халык та шуларга иярә, талашуларына кушылалар, язышалар. Аларның «хайп» артыннан куулары, тавыш-гауга чыгарулары миңа бөтенләй кызык түгел. Күп блогерларның сәхифәсеннән чыктым. Җырчылар арасында да андыйлар бар. Туры эфирга чыгып, теләсә нәрсә сөйләп утыралар. Андыйлар арыта, аннары җырларын да тыңлыйсы килми башлый.
Сайтларда статистика, рейтинг кууны, аска төшеп китмәс өчен теләсә нәрсә куеп утыруны да аңлап бетермим, кабул итә алмыйм. Бүгенге заман өчен, бәлки, минем яктан бу кимчелектер дә. Тизлек дип сыйфатны югалтасым килми. Теге яки бу теманы тулысынча, укучыда өстәмә сораулар калмаслык итеп ачып эшлисе килә. Кадерне төшерә башладылар кебек тоелса да, журналист язган яхшы хезмәтләрнең кадере югалмаячак.
Блогерлар үзен татар халкына хезмәт итәм, татар дөньясы өчен эшлим дип саный икән, бераз грамматика ягын да карарга кирәк. Бик хаталы язучылары бар, бу бер дә бизәми, кайберләренең сөйләм культурасы түбән. Кайчак журналистларны читтә калдырып, теге яки бу чараларга блогерларны гына чакыру очракларын да күреп, ишетеп торабыз. Уйлап карасаң, ул оештыручыларның күрсәткән эшеннән еллар үткәч, тарихта нәрсә калачак? Журналистлар язган язмалар төрле архивларда, порталларда, газета-журнал битләре, китапларда саклана. Дистә еллар үткәч тә, шул китапны ачып, тарихны торгызырга була. Газета һәм китап варианты беркайчан искерми. Социаль челтәрләргә генә егылып китеп, башкалар кирәкми дип, читкә кагу кирәкми. Дөньяны белеп булмый. Социаль челтәрләрнең дә төрле хәле була: кайсы ачыла, кайсы ябыла, дигәндәй.
Бер әйбергә гел эчем поша: төрле социаль челтәрләрдә каналлар ачып, башкаларның текстын алып үзләренеке итеп куеп утыручылар очрап кына тора. Моннан күп журналистлар зарлана. Эшләмичә, кешенекен урлап «ашаучылар» дим мин андыйларны. Ничек шулай эшләп була?! Сайтларда да еш очрый. Бераз кагыйдәләрне белеп эш итәргә кирәк инде.
Көрәш турнирында
Фото: © Лилия Йосыпованың шәхси архивыннан
Мондый блогерлар журналистларның абруен төшермиме?
Бәлки, абруен төшерәдер. Үземнең, күңел ягыннан алганда, артык исем китми. Үз кыйбламны, үз юлымны беләм. Теге яки бу блогерларга язылучылар күп булса да, бөтен кеше дә аларча фикерли, дигән сүз түгел бит бу. Сукырларча иярмичә, мәсьәләнең асылына төшенүчеләр җитәрлек. Абруй төшә, дип ямансуларга кирәкми. Иң мөһиме – үзебез булып калыйк, күңелне сүрелдермичә, сайлаган юлдан туры атлыйк. Үз сүзебез, үз фикеребез булсын.
Шул ягы бар: журналистның зур тырышлык белән әзерләгән 10лаган язмасы кайчак блогерның бер видеосы кадәр дә бәяләнми. Хезмәт хакы мәсьәләсе бик четерекле. Бу яктан мескен хәлдә, дияр идем. Кайбер басмаларда тарифлар аеруча түбән. Блогерлар кызыксынып сорагач, андагы бәяләрне әйткән идем, бик гаҗәпләнәләр. «Шулай азмы?» – дип кабатлап сорыйлар. Кайбер журналистлар, аптырагач, челтәрле бизнеска китте, кайберләре туристик юллама сата, чөнки монда эшләп кенә әллә ни керем кертеп булмый. Күпләр ипотека түли, кредитта утыра, түләүләр арта, гаиләне ашатырга кирәк…
Фото: © Лилия Йосыпованың шәхси архивыннан
Дәвамы бар…
- Лилия Йосыпова – Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган. 2013 елдан башлап Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы булып тора.