Лилия Хәйруллинага: «Интернет синең видеолар белән тулды инде»
Бер инстачы Лилиянең бакча уртасында сикерә-сикерә биеп торуын ошатмаган.
Лилия Хәйруллина — инстаблогын иң актив алып баручы җырчыларның берсе. Бу арада Лилиянең кәефе аеруча да яхшы күренә: инстаграмга үзенең күп санлы видеоларын бер-бер артлы кертеп тора.
Күпчелек виртуаль дуслары Лилиянең видеоларыннан кызык таба.
«Минем олы яшьтәге апа үз күнелеңне үзеңә күрергә кирәк, дип әйтә. Син молодец»;
«Сиңа карагач, кәефләр күтәрелеп китә»;
«Шулкадәр рәхәтлек бирәсең, рәхмәт сиңа», — дип язалар алар.
Алар арасында тискәре комментарийлар юллаучыларны да очратырга була. Мәсәлән, бер инстачы Лилиянең бакча уртасында сикерә-сикерә биеп торган видеосын ошатмаган.
«Интернет синең видеолар белән тулды инде, кеше азрак күренми торгач сагындыра. Әниеңнән үрнәк ал әле, сеңлем», — дигән ул аңа.
Лилиянең исә төртмәле комментарийларга артык исе китми бугай. Ул андый язылучыларына елмаючы смайл куеп калдыра.