news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллинага: «Интернет синең видеолар белән тулды инде»

Бер инстачы Лилиянең бакча уртасында сикерә-сикерә биеп торуын ошатмаган. 

news_top
Лилия Хәйруллинага: «Интернет синең видеолар белән тулды инде»

Лилия Хәйруллина — инстаблогын иң актив алып баручы җырчыларның берсе. Бу арада Лилиянең кәефе аеруча да яхшы күренә: инстаграмга үзенең күп санлы видеоларын бер-бер артлы кертеп тора.

Күпчелек виртуаль дуслары Лилиянең видеоларыннан кызык таба.

«Минем олы яшьтәге апа үз күнелеңне үзеңә күрергә кирәк, дип әйтә. Син молодец»;

«Сиңа карагач, кәефләр күтәрелеп китә»;

«Шулкадәр рәхәтлек бирәсең, рәхмәт сиңа», — дип язалар алар.  

Алар арасында тискәре комментарийлар юллаучыларны да очратырга була. Мәсәлән, бер инстачы Лилиянең бакча уртасында сикерә-сикерә биеп торган видеосын ошатмаган. 

«Интернет синең видеолар белән тулды инде, кеше азрак күренми торгач сагындыра. Әниеңнән үрнәк ал әле, сеңлем», — дигән ул аңа.

Лилиянең исә төртмәле комментарийларга артык исе китми бугай. Ул андый язылучыларына елмаючы смайл куеп калдыра.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар