news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллинага халык нигә ачулы?

Җырчы Лилия Хәйруллина күп уйларга ярата. Ул үзен кызыксындырган һәм борчыган сораулары белән һәрвакыт интернет челтәрендә уртаклаша.

news_top
Лилия Хәйруллинага халык нигә ачулы?
"Мин үпкәләмим дә, шатланмыйм да. Миңа кызык та түгел. Бу хәлне бер сүз белән генә аңлатып биреп булмый. Әмма минем аяк киемем (кеды, кроссовки – ничек телисез, шулай атагыз) бик күп кешегә сәер тоелды. Хәтта кайбер артистлар да бу кадәр игътибарга лаек була алмагандыр. “Тәти күлмәк”, үкчәле туфли кимәвемә халыкның ачуы килде. Бу стереотиплармы? Үз-үзеңә ышанмаумы? Консерватизммы? Берәр кысадан чыгудан куркумы? Һәркемнең моңа үз аңлатмасы бардыр.

Мин борчылмыйм, чөнки мине, минем идеяләрне хуплап, минем белән бергә атлаучы кешеләр бар. Минем өчен бу бик мөһим. Бер, ике яисә өч кеше булсын, анысы әһәмиятле түгел. Әмма алар мине канатландыра. Рәхмәт сезгә. Барыгызга да иминлек телим. Шулай да мин объектив тәнкыйтьне кабул итә беләм. Нидер язганчы, иң элек иҗатым белән якыннанрак танышырга киңәш итәм”, - дип мөрәҗәгать иткән Лилия чираттагы язуында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар