news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллинадан бал торты рецепты

Бал тортының камырын артык тыгыз итәргә ярамый, чөнки пешкәч коржлар каты булачак.

news_top
Лилия Хәйруллинадан бал торты рецепты
Рамил Гали

Камыр өчен: 3 аш кашыгы бал, 2/3 стакан шикәр комы, 100 грамм атланмай, 1 бал калагы сода, 2 йомырка, 3 стакан он.

Бал белән атланмайны «су мунчасы»нда бер масса булганчы эретергә кирәк. Аннары бу массаны суытырга, калган ингредиентларны салып камыр басарга.

Җәймәне пергамент кәгазьгә куеп җәяргә, тәлинкә куеп кисәргә һәм кәгазе белән табага күчерергә. Шул рәвешле 200 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә.

Бер җәймәне вакларга һәм тортны җыйгач, өстенә, шулай ук кырыйларына сибәргә.

Крем өчен: 250-300 грамм кибет каймагы, кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка).

Крем өчен каймак белән куертылган сөтне яхшылап болгатырга һәм коржларга ягып, торт җыярга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар