Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина туган көненә ирен чакырмаганмы?

Җырчы дуслары белән туган көнен билгеләп үткән.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина туган көненә ирен чакырмаганмы?
«Татар-информ» архивы

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина сәхнәдә дә төрле образлары белән шаккаттырырга ярата. Бу юлы «Супергеройлар» стилендә туган көн уздырган. Кунакларга фильм яки мультфильм персонажы образында килергә кирәк булган.

Кунаклар бу тәкъдимгә бик җаваплы караган. Инстачылар күңеленә Миләүшә һәм Данир Сабировлар, Гөлия һәм Марат Мухин, Гөлдания Хәйруллина образлары хуш килгән.

Лилия Хәйруллина кунакларны берәр төрле костюм «элеп» килерләр инде дип уйлаган. «Шулай җаваплы карарлар, төрле персонажлар булып киенеп килерләр дип уйламаган идем», — ди.

Кунаклар да Лилиягә үзенчәлекле һәм күңелле бәйрәм өчен рәхмәт сүзләре язган.

Инстачыларны исә бер сорау борчый. «Бөтен кеше ире белән, синең ирең кайда соң?» — дип сорау калдырган алар.

Фотоларда йөзен бөтенләй каплаган, кызыл киемнән килгән герой бар, җырчының ире шулдыр, дип уйларга җирлек бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100