Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина өшеп-туңып төшерелгән клибының премьерасын тәкъдим итте

Ул «Мин сине шундый сагындым» җырына төшерелгән.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина өшеп-туңып төшерелгән клибының премьерасын тәкъдим итте
«Татар-информ» архивы

Лилия Хәйруллина «Мин сине шундый сагындым» җырына төшерелгән клибын күрсәтте.

«Бик катлаулы шартларда һәм салкын көнне төшерелде. Беренче көнне разведка ясадык. Иртәнге сәгать алтыда чыгып киттек. Иң салкын көннәрнең берсе иде, һава температурасы якынча -25 градус иде.

Урамда караңгы, салкын, ә берәр нәрсә булса? Без — ике кыз. Локациягә кадәр ике сәгать бардык. Машинадан чыгасы килмәде, әмма чыгарга кирәк иде. Тынлык, беркем юк. Бары тик ерактарак балыкчылар гына, әмма барыбер куркыныч. Урынны карадык та, өйгә кайтып киттек. Берничә көннән җиһазлар белән тагын килдек.

Ул көнне һава температурасы -3 градус булырга тиеш иде, әмма -15 градус булды, ә ул -21 градус кебек сизелә һәм көчле җил чыкты.

Иреннәр өшеде, җырларга һәм хәрәкәт итәргә авыр булды. Кул бармакларым каты туңды, перчаткаларым көзге иде. Салкыннан техника һәм телефон сүнде. Нәтиҗәдә музыкасыз гына җырларга туры килде.

Шул килеш эшләп бетердек. Ниндидер кыенлыкларга карамастан, клип җылы килеп чыкты кебек», — дип язган җырчы.

Клип шәп булган. Беренче булып җырчының клибына иҗатташ дуслары бәя биргән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100