news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина сөйгән ярын күрсәтте

Җырчы интригаларга да урын калдырган.

news_top
Лилия Хәйруллина сөйгән ярын күрсәтте

Җырчы Лилия Хәйруллина инстачелтәренә сөйгәне белән төшкән фотоларын урнаштырган. «Бәхет тынычлыкны ярата», — дип язган ул. 

Ләкин Лилия интригаларга урын калдырган — аккаунтына фотоларның үзгәртелгән вариантын куйган. Яшьләр җитәкләшеп кунакханә коридоры буйлап атлый. Фотода Лилия белән сөйгәненең йөзләре күренми, яшьләрнең бик тә серле образлары гына чагылыш таба.

Инстачылар, күпме генә тырышмасыннар, Лилиянең сөйгәнен таный алмаганнар. «Шәп», «Ел интригасы», «Әлеге пост астында комментарийлар гадәттәгедән күбрәк булачак, көт тә тор», «Бөтен серләр дә вакыты җиткәч ачыла ул», — дип язганнар Лилиянең виртуаль дуслары фото астына. 

Күпчелек инстачылар җырчыга сөйгән яры белән матур тормыш һәм бәхет теләгәннәр. Язылучылары арасында, Лилиядән көнләшеп, начар комментарийлар калдыручылар да очраган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар