Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина: “Нурминский рәхәт кеше”

Җырчы белән “Болгар радиосы”ның концертында сөйләшеп алдык.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина: “Нурминский рәхәт кеше”
-Лилия, Альберт Нурминскийның “За 105 двор” клибын 3 көндә ютубтан миллионнан артык кеше караган. Сезнең уртак “Син үзгәрә аласың” дигән җырыгыз нык популяр булды һәм төрле социаль челтәрләрдә актив таралды. Нурминскийның уңышы сезгә, уртак җырыгызга бәйле дип санамыйсыңмы?

-Юк. Алай дип санамыйм. Мин, дөресен генә әйткәндә, ул статистикаларны карап та бармыйм. Нурминскийның ютуб каналында караучылар саны болай да күп бугай. Аның аудиториясе киңрәк, ул рус телле җырлар да иҗат итә, шуңа күрә рус телендә иҗат ителгән җырларын бик күп кеше карый дип беләм. Безнең дуэт, минем уйлавымча, бу инде мактанып та әйтүем түгел, бик уңышлы килеп чыкты, русча бу хакта “песня зашла” диләр. Аның нәтиҗәсе минем үземә дә бик ошады. Кайчак канәгать калмыйсың. Ә безнең җырны мин үзем дә рәхәтләнеп машинада тыңлап бара алам. 

  

-Нурминский белән дуэт шундый уңышлы килеп чыккач, тагын берәр уртак җыр яздырырга теләмисезме соң?

-Мин каршы түгел. Бездән күп кеше “Син үзгәрә аласың”ны рус теленә тәрҗемә итәргә сорый. Безнең клип чыккач та, күп кеше “Мин бернәрсә аңламадым, әмма бу текә” дип язды. Альберт та каршы түгел. Мин аның белән ул темага сөйләштем. Бәлки килеп тә чыгар, кем белгән. Альберт белән эксперимент миңа ошады. Әмма аның вакыты бик тыгыз әле, концертлар белән йөри.

-Сез икегез дә яшьләр стилендә җырлыйсыз. Бергә концертлар куеп йөрү турында уйланганыгыз бармы?

-Мин аның белән бер тапкыр концертка чыгып кердем. Бик үзенчәлекле формат. Яшьләр шулай итеп концертларга йөри дип уйламаган идем. Аның русча җырлары да бар, татарча аңламаган кешеләр дә килә ала. Репертуар төрле булса, барыбер дә яхшырак дип уйлыйм. Альберт хәзер Россия буйлап йөри, анда күбрәк русча тыңлыйлар, шуңа күрә аның белән чыгып китүдән мәгънә булырмы икән.

-Инициатива Альберттан булдымы?

-Альбертка бергә чыгыш ясарга мин тәкъдим ясадым. Ул яктан мин активрак булдым. Яңа форматта “Мин үзгәрдем” дигән концерт ясагач, Альбертка Инстаграмда яздым, “Әйдә җырлап карыйк” дидем. Ул каршы килмәде, ул минем кем икәнемне белмәгәндер дә әле ул вакытта, чөнки ул татар эстрадасын гомумән белми. Без аның белән бер конфликтсыз бер-беребезне аңлап эшләдек, чөнки мин дә җиңел кеше, ул да рәхәт кеше.

-Мин дә, Альберт кебек, Балтачтан. Бездә аны ничектер кабул итеп бетермиләр. Ә башка җирдә Альбертны бик яраталар. Моның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

-Көнләшүме икән инде ул. Син бит шул ук авылдан чыккан егет. Кемдер максатларына ирешә, ниндидер үрләр яулый, кемдер юк. Бәлки ул көнләшүдер. Белмим, мине Чаллыда ничек кабул итәләрдер. Көнләшәләрме икән, юкмы икән. Альберт ул ничек уйлый, шулай эшли. Ул яктан молодец ул. “Ой, кеше нәрсә әйтер икән” дип уйлап тормый. Дөрес юл белән китте, популяр булды. Шуңа үзең тойганча эшләргә кирәк дип уйлыйм.

-Лилия, бүгенге көндә нинди проектлар эшлисез?

-Менә хәзер Илшат Вакказов белән берләштек. Мәҗлесләр алып барабыз. Икебез дә позитив кеше, шуңа күрә ниндидер шоу ясыйсы килә. Аннары тагын бер рэп-төркем белән дуэт ясарга уйлыйбыз. Хәзер процесс бара, җыр языла, нәрсә килеп чыгар, белмим. Аны беркайчан да алдан әйтеп булмый. Альберт белән дә шулай килеп чыгар дип уйламаган идем.

-Нинди рэп-төркем белән эшлисез?

-Аларны супер популяр дип әйтмим. Татарча ул. Альберт белән башкарган җырны ошаттылар да, үзләре тәкъдим ясадылар. Мин моңа үзем дә бик шат. Димәк, җыр тиешле дәрәҗәдә килеп чыккан.

-Сез карьерачымы?

-Юк, алай димәс идем. Мин 100 процент карьерачы түгел. Минемчә, иҗат кешесе гел хәрәкәттә булырга тиеш. Шул ук вакытта приоритетларны да куя белергә кирәк.

-Пенсиягә сәхнәдән китәргә уйлыйсызмы?

-И-ий, ул турыда алай ук уйлаган юк әле. Мин “Пенсиягә акчаларны дәүләтнеке булмаган фондка салып куярга кирәк” дип әйтәм инде (көлә).

Иҗат итү – ул үзеңнең бер өлешеңне бирү. Син акча турында уйлап түгел, үзең хис иткәнчә уйлап эшлисең. Мине күп кеше үз идеяләремне тормышка ашырганга, кайбер идеяләрнең стандарт булмавына тәнкыйтьли инде. Иҗат кешесе стандарт була алмый. Һәр иҗат кешесенең үз фикере бар. Ул аны җиткерә, халык белергә тиеш дип уйлый.

Бездә халык яңалыкны я озак кабул итә, я гомумән кабул итми. Кешене, ул я Мәскәүгә, я чит илгә киткәч, таныйлар. Еш кына шулай була. Моннан чыгып, Мәскәүгә барып танылгач, мондагылар “О, безнекеләр!” дия башлыйлар инде.


Куркырга кирәк түгел. Ниндидер үзгәрешләр уңай якка да булырга мөмкин. Болай да безнең эстрадада актуальлек дигән әйбер аз. Бездә бит шулай кискен кабул итәләр, әйтерсең без моңны бетерергә җыенабыз. Ассортимент булырга тиеш. Ул бит яңа мөмкинлекләр, яңа аудитория. Җырлар бит татарча иҗат ителә. Чит илнекен тыңлаганчы, татарның актуаль җырларын тыңлавы әйбәтрәк инде, - диде Лилия Хәйруллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100