Лилия Хәйруллина ничек укыган, кем белән йөргән?
Татар эстрадасының яшь җырчысы Лилия Хәйруллина Инстаграм битендә үзе турында язган. Җырчыны ни өчен Лилиен дип атаганнар? Балачакта иң якын дуслары кем булган? Һәм ни сәбәпле Лилия Хәйруллина финанс институтын бетергәч, башка өлкәне сайлый? Болар хакында тулырак җырчы үзе аңлата.
"Исәнмесез! Минем исемем - Лилиен (миңа шулай дип кайчандыр дустым әйткән иде). Мин авылда үстем, балалар бакчасына йөрмәдем, кайчандыр Цойны һәм "Сектор газ"ны тыңладым, малайлар белән мотоциклда йөрдем һәм, гомумән, малайлар тирәлегендә үстем. Балачагымда, ялдан кала, бар нәрсә белән дә шөгыльләндем (түгәрәкләр, курслар), мәктәптә "ботан" идем - көмеш медаль белән тәмамладым, финанс институтын бетердем (бетергәч инде ул өлкәнең миңа бөтенләй дә туры килмәгәнен аңладым).
Казанга күченгәч, зур шәһәрләрне һәм ыгы-зыгыны һәм кайвакыт бөкеләрне яратканымны аңладым (башкалада кешеләр башкача киенә хәтта). Иртә торырга, кешеләр белән аралашырга, фотога төшәргә, табын әзерләргә, машина йөртергә, кешеләрне сөендерергә яратам.
Дөреслек сөйләгәннәрен, серләрне саклаучыларны, кара һәм ак төсләрне, этләрне, кысып торган күлмәкләрне, сәяхәтләрне, маҗараларны яратам", - дип язган Лилия Хәйруллина.
"Лилия, могҗиза бит сез", - дип гаҗәпләнгән язылучылар.