Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина нибары ике йөз доллар белән генә Америкада исән калуы турында сөйләде

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина үзенең Инстаграм битендә тамашачыларны Америка иле белән таныштыра. Постында ул АКШта кесәсендә 200 доллар булган килеш чак исән калуы турында да яза.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина нибары ике йөз доллар белән генә Америкада исән калуы турында сөйләде

“АКШка сәяхәтләрем гел ниндидер маҗараларга әйләнә, проблемаларга юлыгам, борчылам, ә кайткач көлке булып тоела. Америка турында бер пост кына язу аз, һәр штатның үз үзенчәлеге, кагыйдәсе, законнары бар.

АКШ минем өчен гап-гади ил генә түгел, ә үзенә күрә башка әйбер. “Work and travel” программасы белән 2009 елда барып, мин ул илгә, андагы кешеләргә, мохиткә гашыйк булдым! Минем өчен Америка – позитив, елмаюлар, кибеткә йөрү, тәмле ризыклар, бик күп кызыклы дөньякүләм танылган урыннар, әйтеп бетергесез эмоцияләр! Бәлки, барлык елмаюлар да ихлас түгелдер, әмма шул мохиттә булу үзеңә үк рәхәтлек бирә. Әлбәттә, турист булып кына АКШның бар тормышын белеп бетереп булмый. Реаль тормыш туристик сәяхәттән аерыла. Мин графигымны идеаль төземәсәм дә, менә хәзерге секундта хәл итәргә кирәк булган ситуацияләргә еш эләгәм (2009 елда кесәдә бары тик 200 доллар акчам булган килеш исән калдым).

Миңа Калифорниядә бик ошады. Милли парклар, күңел ачу урыннары бихисап. Лас-Вегаска килгәндә, уен автоматлары хәтта заправкаларда, аэропортларда һәм башка күп җирдә урнаштырылган. Күңел ачу шәһәре, “фәрештәләр шәһәре” диләр аны.

Миңа калса, Америкада үзеңне күрсәтү өчен, акылың һәм тырышлыгың белән нәрсәгәдер ирешер өчен күбрәк мөмкинлекләр бар. Уку, азык-төлек һәм, гомумән, тормыш арзан түгел. Бездәге кебек “бомж”лар анда да бар. Медицина да кыйбат. Халык бик гади киенә, кибеттә төнге күлмәктән яисә берәр сәер киемнән йөргән кешеләрне дә күреп була. Хатын-кызлар мөстәкыйль һәм бәйсез, әмма безнең хатын-кызлар мөлаем. Ирекле ил, гадәтләре дә... Ну, бургер, сэндвич, “фри” бәрәңгесен әйтеп тә тормыйм.

Америкалылар үз илләрен бик ярата, күбесе өчен читтә нәрсәләр булганы борчымый, алар үз дөньяларында яши.

Лас-Вегас үзенең кояшы һәм кырык градуслы эссесе белән ошады миңа. Клип төшердем, әле ул чыкмаган. Съемка вакытыннан бик җылы хис-кичерешләрем калды”, - дип язган Лилия Хәйруллина.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мои поездки в США всегда оборачиваются какими-нибудь приключениями..сталкиваюсь с проблемами, переживаю, а по приезду смешно)) Одного поста про США мало)..в каждом штате свои ‘фишки’.. Начну с того, что США-для меня не просто страна, а что-то особенное..начиная с work and travel 2009год-я влюбилась в неё,ее людей, атмосферу..Для меня США- это позитив , улыбки, шопинг, много всего вкусного, много интересных, красивых , всемирно известных мест, это -непередаваемые эмоции.. Возможно, не все улыбки искренние, но само нахождение в такой среде уже приятно) Естественно, будучи только туристом, не понять и не ощутить всей специфики жизни в США. В каждом штате свои особенности, свои правила, законы ..реальная жизнь отличается от туристической поездки)хотя я не всегда идеально выстраиваю свой график, часто сталкиваюсь с ситуациями,когда надо принимать решение здесь и сейчас..(в 2009 году выживала в прямом смысле этого слова с 200$ в кармане) Очень понравилось в Калифорнии.. особенно есть много на что посмотреть, много национальных парков, развлечений.. Касательно Лас Вегаса, игровые автоматы есть даже на заправках, в аэропорту..везде))город развлечений..город ‘ангелов’) Мне кажется, что в США больше возможностей проявить себя и добиться чего-то своим умом и трудом.. Учеба не дешёвая , продукты не дешевые, вообще,жизнь не дешёвая, я скажу.. Так же, как у нас есть бедствующие homeless (кто-то говорит,что это-замаскированные полицейские )), медицина дорогая (желательно сделать мед.страховку, иначе , в случае чего разоришься ), люди одеваются просто, можно даже встретить в магазине кого-нибудь в пижаме или еще в чем-то странном)), женщины более самостоятельны и независимы, не так женственны в отличие от наших. Свободная страна..свобода нравов.. Ну..бургеры, сэндвичи ,картошка фри..( в некоторых штатах помешаны на organic)..Американцы любят свою страну, многим не так важно,что происходит вне.они живут в своём мире ) Понравился Лас Вегас своим солнышком и температурой 40С) Сняла клип..ещё не вышел ..очень приятные воспоминания со съёмок В главной роли @oscardona (the main role) coming soon) Лучше конкретно отвечу, if u have questions, ask. @nur.amsterdam P.S.мнение субъ-но.

Публикация от Лилия Хайруллина (@liliya_khairullina_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100