Лилия Хәйруллина мунчада төшкән фотосын күрсәтте
Сигез көн өйдә утырган чагында Лилия өй җыештырды, ишегалларын себерде, башка эшләр эшләде.
Бу көннәрдә җырчы Лилия Хәйруллина үзизоляциядә яши. Ул инстаграмдагы сәхифәсенә өйдә ниләр эшләгәнен язып бара.
Башта Лилия өй җыештырды, ишегалларын себерде, башка файдалы эшләр эшләде.
Инде менә сигезенче көндә Лилия мунчага кергән. Ул парланып утырганын фотога төшереп, инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.
Инстачылар җиңел пар тели, «миллек исләре килә», диләр.
«Сигезенче көндә шундый фотолар куйгач, унөченче көнне ни булыр», — дип төрттерүче дә бар.