Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина: «Күпләр, барысы да җиңел бирелә дип, татар эстрадасына ыргыла»

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина Инстаграм битендә татар эстрадасына булган мөнәсәбәтен язган.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина: «Күпләр, барысы да җиңел бирелә дип, татар эстрадасына ыргыла»
"Татар-информ" архивы

Сез татар эстрадасының киләчәгенә ышанасызмы?

Мине һәрвакыт күпләрнең сәхнәгә эләгергә теләүләре гаҗәпләндерә, шулкадәр хыялланып йөрүчеләр бар, яныма килеп киңәшләр сорыйлар. Бәлки, мин дә кайчандыр шундый булганымдыр, кастингларны уза алмагач, яңадан катнашырга бара идем. Нәтиҗәдә, үземә-үзем хуҗа булып эшли башладым, беркайчан да, беркем белән дә контрактта булмадым, буйсынмадым. Минемчә, иң мөһиме — булдыра алуыңны кемгәдер түгел, ә үз-үзеңә исбатлап күрсәтү.

Уңышсызлыклар еш кына этәргеч булды. Ярый әле мине кастингта алмаганнар дип уйлап утырам.

Күпләр, барысы да җиңел бирелә дип уйлап, татар эстрадасына ыргылалар, җыр һәм клип чыгарып, үзләрен йолдыз дип саныйлар. «Йолдыз» сүзен җенем сөйми!

Бу бит нибары диңгезгә тамган тамчы гына, шуны да аңламыйлар. Иҗат, тәгәрмәчтә әйләнеп торган тиен кебек, даимилекне сорый, төшеп калсаң, яңадан күтәрелүе авыр һәм ул озакка сузыла. Шуңа күрә шушы агымнан төшеп калмавың яхшы.

Башлангыч дәвердә эстрада бик зур чыгымнар таләп итә. Хәер, хәзер күп нәрсә кешенең үзеннән тора, әгәр баш мие урынында һәм булдыклылыгың бар икән, мөмкинлекләр күп.

Еш кына кастингларга кызык өчен тыңлап утырырга бара идем. Мине гаҗәпләндергән чыгышлар ни өчендер үтә алмады, аларны алмадылар. Талантларның юкка чыга баруы кызганыч хәл. Алар бит барысын да үз тоемлаулары белән эшли…

Пандемия вакытында күп нәрсәгә мөнәсәбәтем үзгәрде. Моңарчы бик авыр тоелган проблемаларым, борчуларым чүпкә әйләнде. Яшермим, татар эстрадасыннан санаулы җырчыларны гына тыңлыйм», — дип язган Лилия Хәйруллина.

«Молодец, Лилия. Син көчле», «Тәэсирле язылган. Эстрада бетәр дип уйлыйм, чөнки аларның тамашачылары көннән-көн кими бара. 20 елдан соң барысы да Моргенштерн кебек җырлап йөриячәк. Бу минем фикер», — дип яза халык.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100