Лилия Хәмитова: «Тулы заллар җыя алмыйм»
«Болгар радиосы»ның «Сәхнәдәш» тапшыруында «Буран дулый», «Мәхәббәт шушыдыр», «Ялгышканмын» һ.б. җырлар белән танылган җырчы Лилия Хәмитова туры элемтәдә кунакта булды. Тапшыруның алып баручысы Айгөл Хәйруллинага ул популяр булган еллары һәм иҗади планнары турында сөйләде.
«Хатын-кызга ир-ат эшенә тотынырга ярамый»
Инде онытып бетергәннәрдер дип уйлап йөри идем, урамга чыксам, «Сез шул җырчымы?» - дип сорыйлар, бизәнгән булсам, «әйе», дим. Гел бизәнеп тә йөреп булмый, төрле чак була. Янымда яшәгәннәр мине белеп бетерделәр инде...
Мин соң гына — 34 яшемдә бала таптым. Йорт төзедем, шулай бөтен көчем бетте. Шәхси мал-мөлкәтне кайгырту өчен көчем китте. Хатын-кызга ир-ат эшенә тотынырга ярамый икән дигән нәтиҗәгә килдем. Аның каравы, хәзер йорт төзергә тотынсам, алай булдыра алмас идем.
«Һәр җырчының үз чоры»
Күп җирдә кеше мине «Буран дулый», «Хәерле юл тели һәйкәлләр» җырлары аша таный. Җырларны беләләр, кушылып җырлап утыралар, дигәнгә сөенеп утырам.
Тугры администраторлар санаулы гына. Үзем администратор да, җырчы да булып йөреп карадым.
Касса җырчылары өчен бик сөенәм. Ул зур җаваплылык. Керем булмаса, эшләп булмый. Яшерен-батырын түгел, хәзер концертларым белән чыгып китсәм, тулы заллар җыя алмыйм. Мин тулы заллар белән эшли торган җырчы түгел. Һәр җырчының үз чоры.
Популяр вакытта контрактта булгач, иҗат иреге бирмәделәр. Касса җырчыларына халык йөри икән, рәхәтләнеп калсыннар, чөнки аннары аларның чоры үтәчәк, яңа җырчылар килә торачак.
«Терсәкне тешлисе килгән чаклар күп»
Популяр булып китәрмен дип тә уйламадым. Арча районында үзешчән коллективта җырлап йөри идем. Аннан соң якын кешебез Илсур абый мине композитор Оскар Усманов белән таныштырды. Иҗади тандем булып чыкты. Тавышны тыңлап карады да: «Миндә ике-өч ел яткан бер җыр бар», — диде. Шулай итеп, ул Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Буран дулый» дигән җырын бирде. Без аны 1999 елда апрель аенда яздырдык. Радиога биргәч, бик әйләндермәделәр. Күбесе «Ялгышканмын» җыры аша таный башлады, чөнки ул җырга клип төшергән идек.
Терсәкне тешлисе килгән чаклар күп. Әйбәт кенә эшләп китеп, акчаны төзелешкә салганчы, иҗатка салган булсам, дигән уйлар килә. Өе дә төзелер иде шунда… Ул чорларны шундый рәхәтлек белән искә алам. Һәр мизгелне искә төшерәм. Сәхнәгә чыгып җырлавы да берни түгел, әмма озын-озак юлларда йөрү артистны бетерә.
«Халыкка танылмаган җырларым да бар»
Әйбәт продюсер булса, хәзер дә рәхәтләнеп эшләр идем. Җырның халыкка танылуы шигырьнең эчтәлегеннән һәм җырның көеннән, эшкәртелүеннән тора, диләр. Әмма чынлыкта киресенчә: күбесе, иң элек, җырның көен отып ала, җырчының тавышын, аннары гына сүзләрнең мәгънәсенә игътибар итә.
Татар эстрадасында фәлән җырчы ошый, шуны күзәтеп барам дип бер кешене аерып әйтә алмыйм. Солянкаларда бергәләп чыгыш ясагач, бер җырчы белән дә конфликтка кергән юк. Җырлый аламы ул, җырлый белмиме — аның үз тамашачысы бар.
Концертларда башкарылмаган, дискка гына кергән җырлар бар, аларның аранжировкасын үзгәртеп, яңадан чыгарасы килә. Халыкка танылмаган җырларым да бар.