news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитова “Буран дулый” җырын башкара

Лилия Хәмитова “Буран дулый” җырын башкара.

news_top
Лилия Хәмитова “Буран дулый” җырын башкара

"Буран дулый"
Роберт Миңнуллин сүзләре, Оскар Усманов көе.


Калдың син ак бураннарда,
Ак буран эчләрендә.
Калдың инде бураннарның
Дулаган төшләрендә.

Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.

Урады да кочагына
Урлады сине буран.
Ап-ак буран эчләрендә
Сине күргәндәй булам.

Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.

Ничек кенә тартып алыйм
Сине буран эченнән?
Үзем буран булыр идем,
Килсә әгәр көчемнән!

Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.

Адашма, зинһар, адашма
Бураннар арасында.
Синсез калам бугай инде
Бураннар арасында.

Буран дулый, буран тынмый,
Бураны шундый көчле.
Ап-ак буран эчләреннән
Килеп чыгарсың төсле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар