Лилия Габдрафикова: Саксониядәге Наполеон чорыннан калган татар кабер ташларын җирле халык кадерләп саклый
Татар галимнәре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның карары нигезендә, Европадагы татарлар күмелгән каберләрне барлап, Германия җирләрендәге татар каберлекләрен өйрәнә башладылар.
Июнь аенда бер төркем галимнәр; тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, тарих фәннәре докторы, институтның фәнни эшләр буенча урынбасары Радик Сәлимов, педагогика фәннәре кандидаты, Тарих институтында халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов,Тарих институтының тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү бүлегенең баш гыйльми хезмәткәре Лилия Габдрафикова, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәйфетдинова Польшада, Германиядә булып кайтты. Әлеге сәфәр вакытында, галимнәр Наполеон чорында ук үлеп калган милләттәшләребез каберләрен дә эзләп тапкан.
Тарих фәннәре докторы, ТФА Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Лилия Габдрафикова intertat.ru электрон газетасы укучыларына тарихи сәфәр мизгелләре хакында сөйли.
.
Исегезгә төшереп узабыз, галимнәрнең Германиягә кылынган беренче сәфәр турында да язган идек.
- Лилия, июнь аенда Польшада булып кайттыгыз? Бу юлы ни өчен нәкъ менә Польша сайланды? Татар сөякләре анда кубрәк калганмы?
- Польшага бару мемориаллардан тыш фәнни чаралар белән бәйле булды. Гданьск шәһәрендә яшәүче татар мәхәлләсе уздырган «К 620-летию поселения татар в Великом княжестве Литовском» дигән фәнни конференциядә катнаштык. Мин үзем Беренче Бөтендонья сугышы елларында Казан губернасында качаклар булып килгән һәм монда 1920-нче елларга кадәр яшәгән поляк-литва татарлары тарихы белән дә кызыксынам. Безнең архивта алар турында шактый гына материаллар табылды. Казан татар зиратында аларның кабер ташлары да калган, шуңа күрә бу мәгълүматларны Гданьск татарларына җиткерү бик мөһим эш. Узган елны Белосток татарлары чакыруы буенча Польшада булган идем, быел Гданьск татарларын күрергә язган.
"Безнең Тарих институты һәм Варшава архивы белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды"
- Андагы татарлар белән очрашкансыздыр әле...
- Белостокта да, Гданьскида да татарлар бик актив. Гданьскида борынгы татар хәрбиләренә (уланларга) һәйкәл куелган. Белостокта поляк телендә «Татарская жизнь» дигән фәнни журнал чыгаралар. Фәнни чаралардан тыш, башка мәдәни эш тә алып баралар. Мәсәлән, балалар бию ансамбле бар аларның. Әммә Казаннан хореографлар килмәгәч, алар Уфадан һәм Кырымдан килгән хореографларның биюләрен үзләштерәләр.
Бу сәфәрдә Варшава архивында кызыклы очрашу булды. Татар документларын җыеп безнең өчен күргәзмә ясаганнар иде. Бу борынгы Алтын Урда чорынан калган татар ярлыклары һәм башка татар ханнары исеменән поляк кенәзләренә җибәрелгән дипломатик язмалар. Ул документларның копияларын музейларга алып кайтырга дип сөйләштек. Безнең Тарих институты һәм Варшава архивы белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Поляк галимнәре белән безнең мемориаллар буенча эзләнүләр турында да сөйләштек, бәлки алардан ниндидер ярдәм булыр, чөнки Польша бик зур, анда Беренче Бөтендөнья сугышы елларында да, Бөек Ватан сугышында да бик көчле яулар булып узган. Монда соңгы сугыш чорында лагерьлар да күп булган. Шуңа күрә Польшадагы эзләнү эшләрен бер бару белән генә төгәлләү мөмкин түгел.
Вакытыбыз бик аз булса да, бер юлы шул шәһәрләрдә зиратларны да карап чыктык. Әлбәттә, ике шәһәрдә дә Бөек Ватан сугышынан соң калган совет солдатларының кабер ташлары бик күп. Варшаваның шәһәр зиратының мөселман өлешендә патша заманындагы гарнизон солдатлары җирләнгән урын сакланган. Варшавада татар солдатының хәрби хезмәте турында хәтта Гаяз Исхакыйның «Солдат» дигән әсәрендә дә язылган. Бу хикәя булса да, язучы ишеткән-күргәннәренән алып язгандыр инде. Чыннан да, бу Варшава зиратында 20 нче гасыр башында куелган кабер ташлары очрый. Кызганычка каршы, бу урын аша Бөек Ватан сугышында танклар үткәннәр һәм шуңа күрә бөтен кабер ташлары да сакланып калмаган. Әмма без бу җирдә мөселман солдатлары ятканын беләбез һәм монда бәлки ниндидер истәлекле такта куярга кирәктер. Чөнки патша армиясендә, гомуми нигездә мөселман халыкларынан татарлар һәм башкортлар гына хезмәт иткән.
- Лилия, һәрбер экспедиция алдан әзерләнуне сорый. Сез дә әзерләнеп бардыгызмы?
- Әлбәттә, алдан әзерләнеп бардык. Информацияны төрле чыганаклардан туплыйбыз: документлардан да, фәнни хезмәтләрдән дә, электрон базалардан да эзлибез. Мәсәлән, Германия буенча маршрутыбыз күбрәк концентрацион лагерьлар булган урыннар белән бәйле иде.
"Иң билгеле Tatarengrab Саксонияның Кляйнебойхе авылының читендә – офицер Йосыфның каберташы"
- Наполеон чорына караган каберлекләр ничек сакланып калган?
- Ул чор кабер ташлары бик күп түгел. Немецлар аларны «Tatarengrab» дип атыйлар. Безгә Саксонияда очраганнары барсы да поляк татарлары белән бәйле. Мостафа Сулькевич кабер ташы Дипполдисвальде дигән районда тора. Ул берничә кат реставрацияләнгән һәм шунысы кызыклы - аның токымынан, Сулькевич фамилиялы, тоткын офицер Икенче Бөтендөнья сугышында үз акчасына аны төзекләндергән. Шушы районда икенче бер кабер ташы 19 нчы гасыр ахырында шахтага төшкән, аның урынында хәзер шул шахтага бәйле истәлекле таш тора. Иң билгеле Tatarengrab шул ук Саксонияның Кляйнебойхе авылының читендә – офицер Йосыфның кабер ташы. Мустафа улы Йосыф бу авылда бераз яшәгән һәм тиф чиренән үлгән, аны мөселман гадәте буенча хезмәтчесе (денщигы) авылның читендә җирләгән. Каберне дә ул мөселман кешесе карап торган, әмма 1880 нче елларда Йосыф кабер ташы инде онытылган була. Урындагы бер укытучы гына аны төзекләндерә, латин язуында яңа таш куйдыра (гарәп язуындагы ташыда сакланган) һәм укучы балалар арасында, бу каберташын саклап тору кирәк дип, тәрбия эше алып бара. Шул вакыттан соң Йосыф каберен карап тору, чәчәкләр китереп салу бер игелекле эш дип кабул ителә башлый. Урындагы тарих белән кызыксынучылар хәтта авыл балаларының Икенче Бөтендөнья сугышы елларында бу Йосыф каберен яклап язган мәктәп әсәрләрен (“сугыш барса да, бу кабер дошман кабере дип саналса да, без аны барыбер карап торырбыз...”) кадерләп саклыйлар. Бу кабер ташы инде күптән авыл халкының тарихына әверелгән. Әлеге вакытта Йосыф кабер ташынан ерак түгел беседка төзелеп куелган, авыл халкы (бигрәк тә олы яшьләрдәге кешеләр) шунда килеп утырып вакыт уздыралар һәм бу урынны онытмыйлар.
- Сез хәрби каберлекләрне генэ тикшерәсезме?
- Шәһәр зияратларында без бар кабер ташларын да карап чыгабыз һәм татар шәхесләренең кабер ташларын да, әлбәттә, барлыйбыз. Мәсәлән, Варшава зиратында Фәтих Кәрименең энесе – Гариф Кәриминең кабер ташы бар. Ул эмиграцияда булган һәм 1938 елда үлгән. Мюнхен зиратында профессор Галимҗан Идрисиның һәм аның гаиләсенең кабер ташлары сакланган. Бу шәхеснең эшмәкәрлеге, әлбәттә, бик күп сораулар тудыра, аны авантюрист дип саныйлар... Әммә бу кабер ташын да исәпкә алу кирәк. Аның тормыш иптәше Шәмселбанат һәм кызы Гөлнар медицина докторлары булганнар. Улы Ильдар да шунда 2005 елда җирләнгән.
"Татар исемнәре һәр зиратта очрый"
- Чит илгә оештырылган һәр экспедициядә гаять кызыклы фактларга юлыгасыз икән. Киләчәктә киң җәмәгатьчелек аларны китаплардан да укый алырмы?
- Татар исемнәре һәр зиратта очрый. Ул исемлекләрне без бу экспедицияләрнең нәтиҗәсе итеп бер фәнни җыелмада бастырып чыгарачакбыз. Беренче чиратта Бөек Ватан һәм Беренче Бөтендонья сугышы белән бәйле фактлар да урын алачак.
- Сезнең проект хакына ишетеп, ерак бабаларының каберләре белән кызыксынучы милләттәшләр дә бардыр әле?
- Әлбәттә, кызыксынучылар бар, әмма бу кызыксыну бер янып-сүнү генә кебек. Кеше сүз арасында бабасын искә төшерә дә, аннан бу турыда оныта. Исем-фамилиясен соңынан безгә җибәрми, дөнья мәшәкәте баса торгандыр, күрәсең...
- Чит илләрдә татар зиратларын барлаганда кабер ташларына таянып кына эш итәсезме? Әллә анда архив документлары да сакланамы?
- Бу эш берничә юнәлештә алып барыла. Архив документлары да, фәнни хезмәтләр дә, кабер ташлары да, җирле халык белән сөйләшеп тә материал җыябыз. Чит ил архивларында күбрәк лагерь тоткыннарының фамилияләреннән төзелгән исемлекләр сакланган. Ә безнең архивларда бу кешеләр хәбәрсез югалган булып торулары да мөмкин. Кешенең кайсы җирдә үлгәне, җирләнгәне турында бернинди мәгълүмат булмаган очрак та бар. Бу бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларына кагыла, көчле бәрелешләрдән соң калган хәрби зиратлар да бар бит. Беренче Бөтендонья сугышына килгәндә – монда бераз катлаулырак. Бу сугыш әле фәнни яктан бик аз өйрәнелгән, шуна күрә кабер ташлары кайвакыт бердән-бер чыганак булып тора.
- Сез бит әле Польшадан тыш, кабат Германиядә дә юл тоткансыз?
-Баварияның Мюнхен һәм Пуххайм шәһәрләренең зиратларында булдык. Пуххайм шәһәрендә “урыс зиратында” Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында лагерьда булып, шунда үлеп калган кырыктан артык татар солдатларының кабер ташлары сакланган. 1919 елда монда Русия мөселманнарына бер һәйкәлдә куелган. Чит илләрдән булган тоткыннарның җәсәдләрен туган якларына алып кайтып күмгәннәр. Шуңа күрә хәзер бу урын “урыс зираты” дип йөртелә.
Бу юлы эзләнүләребез Саксония җирендәге зиратлар белән дә бәйле булды. Кабер ташлары күбрәк кечкенә шәһәр һәм авыл кырларында очрый. Алар элекке лагерь урыннарында яисә Бөек Ватан сугышы елларында булган яулар белән бәйле. Хәрби гарнизоннар зиратларында да булдык. Мәсәлән, Дрезден шәһәрендә шундый зур зират. Анда 1950-1960- еллардан калган кәберләр дә шактый очрады.
- Галим буларак табышларыгыздан канәгать калдыгызмы?
- Һәр сәфәр үзенә күрә табышлы. Бу экспедиция Наполеон сугышларынан калган татар кабер ташлары белән аерыла. Ул татар ташларының җирле халык тормышында мөһим урын алып торуы да кызыклы күренеш. Тарихчы буларак, мине Беренче Бөтендонья сугышы еллары белән бәйле татар исемнәре, әлбәттә, кызыксындырып тора. Бу чор турында “Татары в годы Первой мировой войны” дигән китап чыгарсак та, ул сугышта катнашкан солдатларның исемлекләре әле тулы түгел. Шул хезмәтне тулыландырып, бәлки яңа китап язып булыр, дип ышанасы килә.