news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Биктимирова: «Әнием кулымда үлде»

Җырчы Лилия Биктимирова «Яңа гасыр» телеканалында бара торган «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында әти-әнисен искә алды.

news_top
Лилия Биктимирова: «Әнием кулымда үлде»

«Яңа гасыр» телеканалында бара торган «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта Лилия Биктимирова булган иде. Каналының Instagram челтәрендә интервьюдан бер өзек урнаштырылган. Әлеге өзектә Лилия ханым әти-әнисе турында сөйли.

«Хәзер икесе дә мәрхүмнәр, аларны сөйләп утырмам инде. Әти әнигә китереп суккач, әни хастаханәгә эләкте. Миңа - 10, әнигә 35 яшь иде. Әни реанимациядә: „Лилия“, — дип үлде. Еламам, дигән идем… Оныта торган түгел. Әни үз кулларымда үлде», — дип сөйләгән җырчы.

Лилия Биктимированың әтисе моннан соң әле озак еллар яшәгән. «Әти картаеп үлде, дисәң дә була. Әти үзе дә фаҗигале үлде. Бумеранг дигән әйбер бар. Әмма мин аны бервакытта да калдырмадым. Эшли башлагач та акчалата ярдәм иттем. Бөтенләй гафу итеп тә булмый, әмма ул бит әти. Әни үлгәннән соң өч-дүрт ел аңа карата нәфрәтле идем. Аннан соң Фәдис аның янына алып барды. Моңа кадәр мин аңа читтән генә ярдәм итә идем», — ди ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 апрель 2022
    Исемсез
    Бөтен ирләр дә бер төрле икән
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар