Лилия Биктимерованың ябыгуын ошатмаганнар: «Элек чибәр идең, Лилия, төсең калмаган»
Ябыкканнан соң җырчы Полина Гагарина охшый башлаган, дип язалар.

Лилия Биктимерова үзенең фотосын куйган да, «Хәерле кич, җаныкайларым», дип язган.
Дуслары җырчыны ябыккан һәм Полина Гагаринага охшаган дип тапканнар.
«Лилия Полина булган да куйган»,
«Матуркайлар»,
«Полина ниндидер итальян белән»,
«Фәдис матурланган, Лилия болай да яшь, матур, Фәдис искитмәле»,
«Кыланып кал, Лилия яшьлектә, олыгайгач ирендерә башлый»,
Лилия Биктимерованың ябыгуына дәгъва белдерүчеләр дә шактый:
«Нигә шул тиклем ябыктың, Лилиякәем?»,
«Лилия, үз хәлеңә кайт, не то, гафу ит»,
«Бу күлмәккә лямкалар кирәкми. Тәнгә батып кергән».
«Ябыкканчы үзенчәлекле, хатын-кызларча иде, аңа көр булу килешә иде, башка җырчылардан аерылып тора иде, хәзер ул да башкалар кебек үк…»
«Коктейль эчеп, анорексия чире белән авырган кешегә охшагансыз. Элек чибәр идең, Лилия, төсең калмаган».
Лилия Биктимерованың җырлары ошыймы? Ошаса, Интертатта барган сораштыруда катнаша аласыз. Сылтамага кереп, яраткан җырчыгызга тавыш бирә аласыз.