news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Биктимерова, кыяр тозлап, хастаханәгә эләккән: «17 көн ятып чыктым»

news_top
Лилия Биктимерова, кыяр тозлап, хастаханәгә эләккән: «17 көн ятып чыктым»
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Лилия Биктимирова озак вакыт хастаханәдә ятып чыккан. Кыяр тозлаганда авыр кәстрүл күтәреп, аның умырткалык бүсере (грыжа) кузгалган. Сәламәтлегенә кагылышлы мәгълүмат белән җырчы үзенең сәхифәсендә язылучылары белән дә бүлеште.

«Җаныкайларым, хастаханәдән бүген генә чыгардылар. Чыгардылар да, концертка килдек. Чөнки филармониядә план, эшләргә кирәк.

17 көн хастаханәдә яттым. Хәлләремне сорашканыгыз өчен бик зур рәхмәт. Кемдер «озак яттыгыз» дип язды. Әйе, чыннан да, озак ятылды. Зур рәхмәт табибларга. Арагызда «нәрсә булды» дип сораучылар да бар. 30 литрлы кәстрүл күтәреп... Әлеге дә баягы кыяр тозлаганда инде... Нәрсәгә кирәктер ул миңа, күпме интектем шуның белән. Күтәрдем дә, кәстрүл бер якка очты, мин «сындым» гына. Бүсер бик хәшәрәт әйбер икән. Әгәр проблемаларыгыз бар икән, бер әйбер дә күтәрмәгез. 3-4 ел белмәгән идем арка авыртуның нәрсә икәнен. Күтәрмәгән булсам, әле дә белмәс идем», – дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар