news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Биктимерованың энесе махсус операциядә һәлак

news_top
Лилия Биктимерованың энесе махсус операциядә һәлак
социаль челтәрләр

Җырчы Лилия Биктимерованың бертуган энесе Руслан махсус операциядә һәлак булган. Хәрбине бүген туган якларына алып кайтып җирләгәннәр.

«Бүген минем бердәнбер апаем – Биктимеров Руслан Рафаил улын соңгы юлга озаттык..

Чыдый алмаслык авыр кайгымны уртаклашканыгыз өчен зур рәхмәт. Якты дөньялардан Ватанның тугры улы булып киттең.

Гүрләрең якты. җаның җәннәтнең түрләрендә булсын, апаем.

Син безнең йөрәкләрдә мәңге якты йөзле, ярдәмчел булып калырсың. Бәхил бул», – дип язды җырчы социаль челтәрләрдә.

Абыйсын Лилия Биктимерованың кызы, җырчы Гөлназ Асаева да җылы сүзләр белән искә ала. Аның сүзләренчә, Руслан үзенең дустын коткарганда һәлак булган. Геройга үлгәннән соң кече сержант исеме бирелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар