Лилиана Ирназаровага инстададуслары "йөкле" дигән диагноз куйган
Җырчы берничә көн элек үзенең йоклый алмавы турында пост урнаштырган иде. Инстадуслары Лилианага төрле диагнозлар куйган.
Лилиана Ирназарованың йоклый алмау сәбәбен бик күпләр бозым белән аңлаткан. Кемдер күз тигән ди, тагын беришләре нервлары бозылган дип фаразлый. Ә кайберәүләре исә Лилиана Ирназарова йөкле дигән фикер әйткән. Җырчы үзе шушы фаразларга җавабын яздырган.