news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилиана Ирназарова Зәйнетдин белән чыгып китәргә җыена

Башкортстан җырчысы “Татар-информ”га кабат сәхнәгә кайтуының сәбәбен әйтте.

news_top
Лилиана Ирназарова Зәйнетдин белән чыгып китәргә җыена
– Бу сезонны мин яңа статуста башладым. Моңа кадәр эре медиахолдингта эшләгән булсам, быел аннан китеп, иҗатыма зуррак урын бирергә тырышам. Берничә радио-телерадиокомпания белән хезмәттәшлек итәм, яңа җырлар язам, яздыртам. Зәйнетдин исемле җырчы белән шоу-проект ясап, Россия буйлап гастрольләргә чыгып китәргә җыенабыз. Һәр хатын-кыз яхшы тормыш иптәше һәм әни булырга тиеш. Мин инде бу ике пунктны үтәдем һәм алга таба да үтәячәкмен. Гаиләмне төзеп, балаларны әзрәк итәктән аерып, иҗат ягыннан үсәсем килә, - дип аңлатты Лилиана кабат сәхнәгә кайтуын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар