news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилиана Ирназарова: "Улларым күктә Марат абыйлары яшәвен белә"

Җырчы Лилиана Ирназарова моннан 10 ел элек бертуган абыйсын югалткан. 5 ноябрьдә Марат Ирназаровка 33 яшь тулган булыр иде.

news_top
Лилиана Ирназарова: "Улларым күктә Марат абыйлары яшәвен белә"
"Тыныч йокла! Яратам сине, син һәрвакыт минем исемдә! Минем улларым күктә Марат абыйлары яшәвен белә". Менә шулай котладым мин аны. Бертуган - ул бертуган! Бер-берегезгә карата сабыр, ихтирамлы булыгыз. Көн саен шалтыратышып торыгыз, сәбәпсез дә күрешегез... Мин моны инде беркайчан да тоя алмаячакмын. Яратам! Минем абыем!" - дип язган Лилиана. Ул абыйсының каберенә чәчәкләр салган.

Ирназаровлар гаиләсенә күркәм сабырлык телибез, Маратның урыны оҗмахта булсын...



Cүз уңаеннан, бүген - Лилиананың туган көне! Чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм киләчәктә дә актив, тырыш булуын телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар