Лилиана Ирназарова TTstarparty кичәсенә ябыгу өчен 3 көн ач торган?! (фото)
Уфада узган TTstarparty кичәсенә иң нык әзерләнгән җырчыларның берсе - Лилиана Ирназарова. Аның күлмәге, прическасы Голливуд йолдызларына тиң иде. Артистлар Лилиананың күзгә күренеп ябыгуын да сизделәр. Җырчы махсус шушы бәйрәм өчен 7 килога ябыккан!
![Лилиана Ирназарова TTstarparty кичәсенә ябыгу өчен 3 көн ач торган?! (фото)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/7/13/2c6f2677b89db2fc5503f829c02e000d02cbc136f235a6fb809323f9403c.jpg)
- Өч көн буе бернәрсә дә ашамадым, су гына эчтем. Аз-маз шикәр капкаладым. Аннары әз-әз генә ашый башладым, дөрес туклануга күчтем. Камыр һәм баллы ризыклардан баш тарттым. Шулай итеп, 11 көн эчендә 7 кило авырлыкны ташладым. 68 килодан 61гә калдым, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Лилиана Ирназарова.
Исегезгә төшерәбез, TTstarpаrtyның идея авторы - Лилиана Ирназарова. Үзе әйтүенчә, бу чарага нибары 3 атна эчендә әзерләнгәннәр. "Туган тел" каналы оештырган бу чарада артистлар иң элек кызыл келәмнән узды, аннан соң банкетта күңел ачты. "Туган тел" каналында 2011 елдан бирле эшлим. Баш редактор вазыйфасында 4 ай гына әле. Идеяләр, планнар күп. Шуларның берсен генә әйтәм: 18 декарьдә Уфада беренче тапкыр TTmilliпремиясен тапшыру тантанасы узачак, Алла теләсә", - диде Лилиана.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/b4865443122de94d00af81f29d89038876daf27030a57e481ce65246a6b7.jpg)