Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилиана Ирназарова ни өчен эссе җәй көннәрендә кофта һәм колготки киеп йөргән?

Җырчы Лилиана Ирназарова үзенең балачакта авылда бәрәңге бакчасы эшкәрткән, чөгендер алган вакытлары турында сөйләгән. Инстаграмда урнаштырган язмасыннан аның турында бик шук, тиктормас кына түгел, хәйләкәр дә кыз булган дип уйларга җирлек бар. Эшне Лилиана кебек «җиңеләйтү» ысуллары бөтен баланың да башына килмәс иде.

news_top_970_100
Лилиана Ирназарова ни өчен эссе җәй көннәрендә кофта һәм колготки киеп йөргән?
https://www.instagram.com/liliana_irnazarova/

«Мин балачакта бик еш кына Мәмәдәл авылында кунак булдым. Әмма әти-әниләр мине анда кайтарсын өчен мин бакча эшкәртергә, тавык-чебеш, каз-үрдәк сакларга, келәмнәр юарга, һәм башка бетмәс-төкәнмәс авыл эшләрен башкарырга тиеш идем. 9 яшемдә мин ул эшләрне ни дәрәҗәдә җиренә җиткереп эшләгәнмендер, анысын белмим. Ләкин Әлфияләргә мин бик еш кайтып йөрдем.

Хәзер үзем дә әни кеше булгач, Нәфисә апа бездән ничек арып бетмәде икән дип бик еш уйлап утырам. Үзләренең ике баласы, шулар янына мин кайтып өстәләм. 

Берсендә Әлфия белән бәрәңге бакчасын кәтмән белән эшкәртеп чыктык. Икенче көнне Әлфия: «Әти безне башка бакчага чыгармаячак. Ярты бакчаны күмеп чыкканбыз», — ди. Үзебез ничек алай килеп чыкканын һич аңламыйбыз. Баксаң, без бер метр араны кәтмән белә эшкәртеп, ә ярты метр араны кул белән йолкыган чүп үләннәре белән күмеп барганбыз икән.

Әлеге авыл белән бәйле хатирәләрем бик күп. Мәсәлән, «Хәнәфи буасы»нда коенганнан соң бөтен тәнебез билгесез бетчәләр белән капланган иде. Өйгә кайткач, кызу җәй булуга карамастан, бер ай колготки һәм җылы кофтадан йөрергә туры килде. 

Август аенда әниләр абый белән икебезне бәрәңге бакчасын эшкәртергә җибәрделәр. Ул вакытта бакчалар ун сутыйдан да ким утыртылмагандыр әле. Миңа 8, абыйга 13 яшь. Абый чүп үләннәрен йолкымыйча, аларның өстеннән генә йөреп чыгарга тәкъдим итте. Озак йөрдек, күңелле иде. Кич белән әти бакчаны карап тормыйча гына эшебезне кабул итте. Икенче көнне таптап үткән алабуталарның кире торып басканнарын күреп шаккаткан идек. 

Көз көне чөгендерне ничек алганны хәтерлисезме? Чөгендердән боҗра ясыйсың. Шул боҗра эченә киселгән чөгендерләрне ташлап барасың, ә яфраклары тышында кала. Эшләп арганнан соң абый белән өстә яткан чөгендерләрне генә кисеп бардык, ә төптә калганнарын яфрак астына яшереп калдыра идек. 

Киер Мәмәдәлгә кайтыйк. Ул вакытта миңа клубка чыгарга ярамый иде, ул яктан Әлфиянең дә әти-әнисе кырыс булды. Әмма бер тапкыр безгә иртәнге 3кә кадәр йөрергә рөхсәт иттеләр. Чөнки Әлфиянең әтисе Себердә эшли иде. Аңа иртән самолеткамы, поездгамы җитешергә кирәк булды. Ә без будильник урынына калдык. Иртәнге өчтә кайтып әтисен уяткан идек. . 

Авыл клубы ачылмаган вакытта арткы тәрәзәсен алып эчкә үтә, магнитофонны кабызып бии идек. Кайтып киткәндә клубны тәртиптә калдырабыз. Клуб мөдире Гөлшат апа безне гафу итсен инде. Хәзер ул клуб ташландык хәлдә. Әмма ул ничәмә-ничә буын яшьләрне үстереп чыгарды», — дип язган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100