Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Лилиана Ирназарова хастаханәгә эләккән...

Башкортстанда яшәүче җырчы Лилиана Ирназарова хастаханәдә ята.

news_top_970_100
Лилиана Ирназарова хастаханәгә эләккән...
"Декабрь буе эшләдем, бик нык арыдым. Организм да көчсезләнде. Яңа ел ялларын гаиләм белән үткәрергә, аларга тәмле ризыклар пешерергә уйлаган идем. Ләкин, кинәт кан басымы төшү сәбәпле, хастаханәгә ятарга туры килде. Уфа хастаханәсендә дәваланам", - дип сөйләде Интертатка Лилиана Ирназарова.

Якыннары, дуслары хәлләрен белешеп, Лилианага шалтырата, яза. Барысы да җырчының сәламәтлеге өчен борчыла. Без дә Лилиананың савыгып, көч җыеп, гаиләсе янына кайтуын телибез!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100