Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилиана Ирназарова өченче тапкыр әни булды!

Башкорстанда яшәп иҗат итүче җырчы Лилиана Ирназарова тормышында күңелле яңалык: Лилиана өченче тапкыр әни булды. Бу хакта ул үзенең Инстаграм битендә хәбәр итте.

news_top_970_100
Лилиана Ирназарова өченче тапкыр әни булды!
"Мин 3 бала әнисе!!!! Өч батыр!!! Язмышның өч иң кыйммәтле бүләге! Мин өч бала әнисе! Аллага шөкер!" - дип шатлыгы белән уртаклашкан җырчы.

"Лилианочка!!! Котлыйм сезнең гаиләне улыгыз тууы белән!!! Исәнлек-саулык, тазалык, тыныч төннәр, бары тик әти-әнисен, абыйларын шатландырып, куандырып үссен сабый", "Көтеп алган бәхет сөенече белән сезне, таза булыгыз", "Котлыйм сезне, әти-әни кочагында бәхетле балалар булып үссеннәр сабыйлар, уңышлар сезгә, бик тә матур гаилә сез", - дип котлаган җырчыны дуслары.

Лилиана Ирназарованың Назар һәм Диас исемле ике улы бар. Өченче улына җырчы нинди исем кушачагын әле хәбәр итмәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100