Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлилчеләрне искә алу мәрасиме: “Унбер егетебез, Җир шарының тынычлыгын яклар өчен, башларын гильотинага салды”

Татар халкы һәр елны фашист гильотинасы астында җәзалап үтерелгән герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәш дусларын искә алыр өчен беренче май мәйданында җыела. Быел да татар халкы өчен генә түгел, фашизмга каршы сугышкан һәр халык өчен дә тетрәндергеч, фаҗигале көн – җәлилчеләрнең башы өзелгән көнне аерым бер сыкрану, өзгәләнү белән искә алдылар.

news_top_970_100
Җәлилчеләрне искә алу мәрасиме: “Унбер егетебез, Җир шарының тынычлыгын яклар өчен, башларын гильотинага салды”

Мәрасим төгәл көндезге сәгать уникедә башланып китте. Әйе, унбер җәлилченең гомере 1944 елда нәкъ 25 август көнне, сәгать уникедә, өч минут аралыгы белән, гильотина дигән куркыныч машина астында өзелә...

Гайнан Кормаш шигырьләрен Муса Җәлилгә җибәреп, аннан хатлар алган. Башка җәлилчеләрнең кайберләре дә Муса абыйлары белән таныш була. Тыныш тормышта ничек бер чылбыр булсалар, гильотинага да алар бер чылбыр булып бара.

  • Җәлилчеләр: Гайнан Кормаш (1919-1944), Фоат Сәйфелмөлеков (1916-1944), Абдулла Алишев (1908-1944), Фоат Булатов (1913-1944), Муса Җәлил (1906-1944), Гариф Шабаев (1907-1944), Әхмәт Симаев (1915-1944), Абдулла Батталов (1916-1944), Зиннәт Хәсәнов (1916-1944), Әхәт Атнашев (1918-1944), Сәлим Бохаров (1918-1944). Исемлек гильотинада үтерелү тәртибе буенча, беренче кешенең гомере 12 сәгать 06 минутта, соңгысыныкы 12 сәгать 36 минутта өзелә.

Җәлилчеләрне искә алу мәрасименә быел бер төркем татар яшьләре килеп кушылды. “Хәтер дозоры” – милли каһарманнарыбызны белергә, сакларга, киләчәккә илтергә омтылу хәрәкәте. Аның сафларында шагыйрьләр, журналистлар, дәүләт структурасында эшләүче затлар, блогерлар, яшь галимнәр, композиторлар, актерлар да бар иде. Оештыручылар сүзләренчә, җәлилчеләр хәтерен алар киләчәктә дә яңартып торачак.

Мәрасимдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музыкантлары һәм җырчылары: Дмитрий Босов, Ильяс Камал, Дарья Ливанова, Гөлнара Байназарова, Владимир Васильев, Казан мәктәпләрендә укучы балалар: Зөбәрҗәт Камалиева, Әдилә Галиева, Стефания Вәлиева дә катнашты.

“Әткәемне гел яшь, көләч йөзле, шат күңелле кеше буларак искә алам”

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова:

– Йөрәгем гел кайгылы, моңсулы хисләр белән тула. Мин әткәемне гел яшь, көләч йөзле, шат күңелле кеше буларак искә алам. Ул, чыннан да, әле сугыш башланганчы бик күп игелекле эшләр башкарып кала. Сугыш кына барлык әйберне сызып ташлый: башка тормыш башлана.

Җитмеш биш ел узды, ә җәлилчеләр хәтта шуның яртысын да яшәмәде, алар яп-яшь килеш китеп барды. Минем алда бу көннәрдә һәрвакыт Плетцензее төрмәсе вакыйгалары килеп баса. Мин шул коточкыч төрмәнең ташлы идәненнән безнең унбер каһарманнарыбыз барганнарын һәм тыныч кына татар җырын җырлаганнарын күз алдыма китерәм.

Гыйнвар аенда әнием әтиемнең көндәлеген ала. Ул фәлсәфи юллар белән тулган. Әтием, күрәмсең, үзенең үләчәген сизә: “Үлемнән курыкмыйм, бу – буш сүзләр түгел, үлемнән соң да тормыш бар, мин ышанам”, - дип яза. Әлеге сүзләре аның чынга аша, чөнки тормыш үлемнән соң да бара. Үлемнән соңгы бу тормышка бик күп тикшеренүчеләр, шул исәптән немец, татар, рус галимнәре дә, белгечләр көч куя.

Галимнәр кирәкле һәм кыйммәтле дәлилләр таба алды, җәлилчеләрнең чын каһарман булуларын исбат итә алдылар. Чыннан да, җәлилчеләр үз гомерләрендә бөек адым ясады, без аларны онытырга тиеш түгел, безнең хакыбыз юк. Ул аларның җиңү көнен якынайтучы Ватанга тугрылык даны. Яңа буын җәлилчеләрнең каһарманлыгын беркайчан да онытмас дип ышанып калам.

“Халыкта Бөек Ватан сугышында каһарманлык булмаса, Советлар союзы җиңүгә ирешмәгән булыр иде”

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Раил Гатауллин:

– Каһарманнар кирәк дип уйлыйм, чөнки көчле рухлы булган чакта гына нинди дә булса уңышка ирешеп була. Әгәр дә халыкта Бөек Ватан сугышында каһарманлык булмаса, Советлар Союзы җиңүгә ирешмәгән булыр иде. Нәкъ менә шушындый шәхесләр хәл иткән дияргә мөмкин. Кемдер амбразура каплаган, кемдер гильотина астына башын салган һәм башкасы.

Мин, нигездә, әдәбият, татар теле өлкәсендә татар халкы белән күп эш алып барам, шуңа күрә Муса Җәлилне белмәгән бер кешене дә ишеткәнем юк. Чөнки ул бөтен дөньяга танылган батырлык! Шуңа күрә ул татар халкының гына түгел, ә бөтен дөнья халкының батырлыгы.

“Безнең халык киләчәктә дә тугры булсын иде”

Алып баручы Айсылу Лерон:

– Муса Җәлил кебек каһарманнар татар халкына кирәк, безгә аларны онытырга ярамый. Шушы чарада катнашуым белән дә мин бәхетле, “Хәтер дозор” яшьләр хәрәкәтенә чакырулары өчен оештыручыларга рәхмәт. Монда төрле һөнәр ияләре җыелды: композиторлар, тәрҗемәчеләр, актерлар, журналистлар. Без каһарманнарыбыз турында мәгълүматны башкаларга да җиткерергә тырыштык.

Мәйданга алданрак килдек. Worldskills чемпионаты кунаклары, туристлар да килеп, нинди чара үткәрелгәне турында кызыксындылар. Геройларыбыз бар дип аңлатып киттек аларга. Белмичә килгән кешеләр дә күрде дип әйтә алам.

Мондый батырлыкны онытырга һич ярамый. Ватанны, милләтне сөю – татарның үзенә күрә бер сыйфаты. Шуңа да безнең халык киләчәктә дә тугры булсын иде.

“Һәр кеше дә Ватаныбызның патриоты булырга тиеш”

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис мәрасимне чара дип атауларына риза түгеллеген әйтте:

– Мин моны халык күңеленең патриотлык, каһарманлык һәм хакыйкать буенча моңсуланган бәйрәме дип атар идем. Илнең рухи яклаучылары булу зарур. Ә моның өчен һәр кеше дә Ватаныбызның патриоты булырга тиеш. Җәлилчеләрнең батырлыгы психологик яктан да, сәяси яктан да шушы хисләрнең нигезенә бик яхшы азык булып тора.

“Җәлилнең көчле булуын һәм куркуны белмәгәнен уйлап, тәнем чымырдап куя”

Танылган татар композиторы Эльмир Низамов:

– Җәлилчеләр кебек каһарманнар җитми безгә. Сугыш ул бер әйбер. Ә менә үз милләтеңне, туган җиреңне саклау сугышта гына түгел, һәр адымың, эшең белән яклау да әле. Җәлилчеләрне искә алу мәрасиме – безнең өчен символ.

Казанда булган һәр кеше аларның һәйкәлен Казанның нәкъ үзәгендә күргәндер дип ышанам. Мин Җәлилнең батырлык тарихын һәм җәберләп үтерелүен балачактан ук беләм, әмма һәйкәлне күргән саен бу кешенең көчле булуын һәм куркуны белмәгәнен уйлап, тәнем чымырдап куя. Геройларга мәңгелек хәтер!

"Җәлилчеләргә бәйле булган һәр чараны күңелгә якын алам"

Яшь шагыйрә Миләүшә Гафурова:

– Махсус мәрасим көненә дип шигырь иҗат иттем, язганда бик дулкынландым. Безнең авылда Муса Җәлил музее бар. Анда “Кызыл ромашка” штабы эшли. Аның эшчәнлеге тулысынча Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышланган. Кечкенә вакыттан мин аларга теләктәшлек белдерәм һәм җәлилчеләргә бәйле булган һәр чараны күңелгә якын алам. Бу юлы да шулай булды: һәр әйткән сүземне борчылып, уйлап әйттем.

“Шушындый улларыбызны да искә алмасак, без кемгә кирәк?”

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов:

– 1944 елның 25 августында, белмим, көн нинди булгандыр. Күктә кояш, болыт булды микән, дигән сорауга мин татар йөрәгендә кан иде дип әйтә алам. Унбер егетебез Җир шарының тынычлыгын яклар өчен, безне матур чәчәккә күмелгән җирдә яшәтер өчен башларын гильотинага салды. Кадерлеме соң син, татар? Кадерлиме сине башка милләт халкы? Әгәр җәлилчеләр бу җиргә кайтсалар, нәрсә әйтерләр икән? Рәхмәт, туганнарым, килгәнсез. Килергә без тиешбез! Шушындый улларыбызны да искә алмасак, без кемгә кирәк? Без һәрвакыт аларга тугры булып яшәргә тиешбез.

“Җәлилчеләрнең васыятен Әмир Үтәшев тормышка ашыра”

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Черепанов:

– Миңа беренче тапкыр татар матбугатында җәличеләрнең каһарманлыгы турында сөйләргә туры килде. Ул вакытта җиңел эшләрдән түгел иде. “Хәтер китабы” төзүчеләре һәм КГБ (СССРның Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты – ИТ) хезмәткәрләре ярдәм итте. Татарстан – хәрби әсирләр турындагы яшерен мәгълүматлар халыкка җиткерелгән беренче төбәк. Менә шуңа күрә без бүген сугыш кырларында булган абый-апаларыбыз турында тыныч сөйли алабыз.

Легионда кулга алынмаган кешене искә алмасак, җәлилчеләр каһарманлыгының мәгънәсе тулы булмас иде. Ул – Әмир Галимҗан улы Үтәшев. Ул шулай ук бу төркемнең әгъзасы була. Муса Җәлил белән таныш кеше. Нәкъ менә Әмир Үтәшев җәлилчеләрнең васыятен тормышка ашыра. Ул легионда гына калмый, күтәрелеш ясый. Ул, җәлилчеләрне үтерергә ун көн кала, 1944 елның 15 августында була. Менә ни өчен котырынган Германия фюреры Адольф Гитлер җәлилчеләрне 25 августта гильотинада башларын кистертә. Бу турыда күптән инде фән дәрәҗәсендә сөйләргә вакыт.

Унбишенче сентябрьдә Әмир Үтәшев тууына йөз ел тулачак. Ул да бу тарихка зур өлешен кертә. Батырлык – иптәшләреңне сатмау һәм җиңеп чыгу гына түгел, батырлык – дошманга зур зыян китерү дә әле. Исегезгә төшерәм, Франциядә партизанлык хәрәкәте һәм союзниклар гаскәрләре берничә көн эчендә бөтен Францияне азат итә ала. Бу – Кормаш, Җәлил һәм Үтәшев эшчәнлегенең дә нәтиҗәсе. Аларга мәңгелек дан һәм хәтер!

“Фашизмның тирән тамырлары әле корып бетмәгән”

Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне өйрәнгән галим Хәнәфи Бәдигый:

– Фашизм тар-мар ителсә дә, аның тирән тамырлары әле корып бетмәгән. Сарык тиресе ябынган бүре кыяфәтендә теләсә кайда баш калкытырга әзер торган бу кара көч халыкларга, шул исәптән империя итеге астында биш гасыр дәвамында тапталган, кырылган, хокуклары тартып алынган татарлар өчен аеруча зур куркыныч тудыра. Шуңа күрә без бу кара көчне халыкара күләмдә фаш итәргә, халкыбызның иреклеген республикабызның суверенлыгын яклап, көрәшергә бурычлы.

Мәрасимне Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Язучылар берлеге һәм Татар китабы йорты оештырды. Мәрасим ахырында татар халкы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә кызыл канәфер чәчәкләре салды.

Муса Җәлил – татар язучысы, герой-шагыйрь. Ул 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә. Матбугатта иң беренче булып 13 яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. 1941 елның декабрендә укуны тәмамлагач, өлкән политрук М.Җәлил Мәскәү аша фронтка озатыла (февраль, 1942). 1942 елның июнендә, Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, хезмәттәшләре белән бергә чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә фашистлар кулына эләгә. Әсирлектә вакытта фашистлар оештырган легионда яшерен оешма эшчәнлегендә катнаша, легиондагы сугышчыларны коралларын фашистларга каршы бору, баш күтәрү оештыру юнәлешендә эш бара. Кораллы баш күтәрүгә санаулы гына көннән калгач, ул кулга алына. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезден шәһәрендә хөкем оештырыла. Хәрби мәхкәмә аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше алып бару»да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә.

Тоткынлык шартларында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен М.Җәлилгә 1956 елда «Советлар Союзы Герое» дигән исем бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты – бөтен дөньяга мәгълүм «Моабит дәфтәрләре» СССРның ул вакыттагы иң зур бүләге – Ленин премиясенә лаек була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100