Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Хәтер көнен мәчетләрдә дога кылып билгеләп үтү кулай һәм әйбәт"

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Хәтер көне турындагы фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Хәтер көнен мәчетләрдә дога кылып билгеләп үтү кулай һәм әйбәт"
Диния нәзарәтенә Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре мөрәҗәгать иткәч, мөфти хәзрәтнең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин аксакаллар шурасы белән җыелып киңәште. Җомга вәгазен Хәтер көненә багышлап, дога кылып уздыру турында халыкка мөрәҗәгать итсәк, матуррак булыр дидек. Мәчетләргә кеше күбрәк җыела бит инде. 

Мөфти мөрәҗәгать иткәч, бу хакта 9-10 игълан иттек: дога кылыначак, вәгазь укылачак, төп вәгазь Колшәрифтә булачак. 11 көнне, җомгада һәр мәчеттә вәгазь укылды. Мөфти үзе сәфәрдә иде, төп дога кылу Колшәриф мәчетендә узды. Колшәриф мәчете истәлегебез, шуннан да зур урын юк. Кем тели, шул килә, вәгазьне тыңлый ала. Аннан соң Колшәрифтән чыгып, Сөембикә манарасы, Хан каберенә барып та дога кылдылар. Дин әһелләре күзлегеннән караганда, бу сценарийны мин әйбәт дип саныйм. Һәрхәлдә, бездә 1500 мәчет икән, һәрберсендә дога укыла, зур аудитория искә ала дигән сүз. 

Урам чараларына чыгучыларга

Митингларда чыгучыларга мин бер сүз дә әйтмим. Ул кешеләрнең ниятен, максатын мин белмим бит инде. Мин бүтән кешеләрнең карарлары турында әйтә алмыйм. Дин әһелләре күзлегеннән шулай искә алу кулайрак дип таптык. 

Ни өчен шушы ысул кулай?

Урамда шушы җомгаларга җыелган кадәр халыкны җыеп буламы соң? Дини күзлектән караганда без үлгәннәрнең рухына дога кылырга тиеш. Доганы урамда кылу әйбәтме, мәчеттә кылумы?

Без һәркемнең фикерен хөрмәт итәргә тиеш, үзебезнең фикерне көчләп такмыйбыз. Әмма без үз фикеребезне әйттек. Мин әйттем. Менә шулай әйбәт дип санадык.  

Аксакаллар белән утырып киңәштек, шулай кабул иттек, шул эшне эшләдек. Шушылай итеп искә алу әйбәт дип киңәштек. Бик күркәм булды дип саныйм. Кем башка матур юлы бар дип саный, анысы - аның фикере.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100