news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ликерлы ярты килограмм конфет ашап «исергән» шоферны тоткарлаганнар

news_top

Төмән өлкәсенең Уват авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек йөртүчене тоткарлаган. Йөртүче үзенең исерек булуын машинага утырыр алдыннан ликерлы ярты килограмм конфет ашавы белән аңлаткан. Бу хакта Төмән өлкәсе ЮХИДИ хезмәте хәбәр итә.

«Алкотестер күрсәткечләре 1 литр һавага 0,37 мг алкоголь булуын күрсәтте. Йөртүче «спиртлы эчемлекләр эчмәдем» дип ышандырырга тырышты, әмма ликерлы конфетлар турындагы сүзләр генә аны закон каршында аклый алмады», – диелә полиция хәбәрендә.

Тикшергән вакытта, бу ир-атны бөтенләй бер вакытта да машина йөртү таныклыгы алмаганлыгы билгеле була. Аңа исерек килеш машина йөрткән өчен беркетмә төзиләр. Ул йөрткән «Chevrolet Lanos» машинасын махсус «стоянка»га алып киткәннәр. Ликерлы конфетлар ашавы турында сөйләп, исерек шофер полицейскийларның күңелен генә күтәргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар