Лифтта тугыз яшьлек баланың бармагы өзелгән
Лифтта тугыз яшьлек баланың бармагы өзелгән

Мәскәүдә 9 яшьлек баланың бармагы лифтта өзелгән, дип хәбәр итә "Московский комсомолец".
Кыз этен урамга алып чыгарга дип лифтка утырган. Эте, нәрсәдәндер куркып, лифттан сикереп чыккан. Кыз лифтны туктатырга теләп ишекләргә кулын тыккан. Әмма лифт китеп барган һәм кызның бер бармагы өзелгән. Лифт катлар арасында туктап калган.

Баланың елаганын ишетеп ашыгыч ярдәм чакырганнар. Лифттан кызны МЧС хезмәткәрләре генә чыгара алган. Бала шок хәлендә булган - аңа ябык лифтта ярдәм килгәнне көтеп торырга туры килгән.
Кызга 2 сәгатьтә артык операция ясаганнар. Газета хәбәр итүенчә, аңа бармагын кире теккәннәр.
Лифт бик начар хәлдә, ул еш туктала торган булган. Җинаять эше кузгатылган - лифтның аварияле рәвештә тукталуын тәэмин итә алмау сәбәпле, аларга җавап тотарга туры киләчәк.