Адвокат Дмитрий Аграновский «Татар-инфор»га күпфатирлы йортта лифт начар эшләгән очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, яшәүчеләрнең лифт эшенә шикаятьләре бар икән, аның турында язма рәвештә идарәче компаниягә хәбәр итәргә кирәк.
«Башта идарәче компаниягә шалтыратып, проблема турында хәбәр итү яхшырак. Әгәр дә мәсьәлә хәл ителмәсә, шикаять язарга яки идарәче компаниягә шәхсән килүдән башларга», – ди ул.
Аның сүзләренчә, нәкъ менә идарәче компания йорт җиһазларын эксплуатацияләү өчен җаваплы.
«Теләсә кайсы лифтның гарантиясе дә, гарантияле хезмәт күрсәтү вакыты дә бар. Әгәр дә бу җиһаз белән ниндидер проблемалар туса, ул вакытта тәэмин итүчегә (поставщик) турыдан-туры дәгъва белдерергә мөмкин, әмма боларның барысын да идарәче компания эшләргә тиеш. Йортта яшәүчеләр лифтлар белән тәэмин итүчеләр һәм аларны җитештерүчеләр белән килешү мөнәсәбәтләре белән бәйле түгел, шуңа күрә алар белән аралашу мәгънәсез», – дип билгеләде адвокат.