news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лифт компаниясе директоры лифт шахтасына башы белән кысылып калган

Лифт компаниясе директоры лифт шахтасына башы белән кысылып калган

news_top
Лифт компаниясе директоры лифт шахтасына башы белән кысылып калган
Волгоград вокзалында лифт компаниясе директоры лифт астында калып үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының транспортта Көньяк тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Волгоград шәһәрендә 7 майда "Волгоград-1" тимер юл вокзалында фаҗига була. Яңа лифтны монтажлау вакытында "СП-Лифт" ААҖ директоры имгәнә һәм урында ук һәлак була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, фаҗига килеп чыга.

Тикшерүчеләр бу урынны караган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, диелгән бу хәбәрдә.

"КП-Волгоград" сайты мәрхүмнең 71 яшьлек ир-ат булуын язды. "Яңа лифтны җибәрү процессында оешма директоры катнаша. Лифтны күтәрә торган җайланмалар куелган, көйләү эшләре бара. Җаваплы җитәкче - 71 яшьлек ир-ат процессны үзе тикшереп тора. Бер мизгелдә җиһазлар дөрес эшләми башлый. Күтәргеч җайланма шахтада кысылып кала. Ул алга да, артка да хәрәкәт итми - туктала. Директор җайланманы үзе этеп җибәрмәкче була. Куркынычсызлык кагыйдәләренә дә карап тормыйча, директор башын лифт шахтасына тыга һәм лифтны этеп җибәрә. Лифт исә ир-ат өстенә килеп төшә. Директорның башы имгәнә, ул күп кан югалта. Ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче, урында ук җан бирә", дип яза "КП-Волгоград".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар