Лифт кабинасына кысылып калган ир-ат һәлак булган
52 яшьлек ир-ат мәетен подъездда тапканнар.
Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә бер ир-ат лифт кабинасына кысылып калган һәм һәлак булган. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.
17 октябрьдә күпкатлы йорттагы подъездда ир-ат мәете табыла. Хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән агентлык хәбәр иткәнчә, бу ир-ат 1 этажда лифт кабинасына кысылып кала һәм үлә. Аның шәхесе ачыкланган. Мәрхүм биредә яшәүче 52 яшьлек ир-ат булып чыккан.
Ир-атның ничек итеп кысылганы турында хәбәр ителми.
"Әлеге фаҗига буенча тикшерү бара. Лифтның техник торышы тикшерелә. Ир-ат үлеменең сәбәбен ачыклау өчен судмедэкспертиза билгеләнде", - дип аңлатканнар төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсендә.