Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лифт кабинасына кысылып калган ир-ат һәлак булган

52 яшьлек ир-ат мәетен подъездда тапканнар.

news_top_970_100
Лифт кабинасына кысылып калган ир-ат һәлак булган
Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә бер ир-ат лифт кабинасына кысылып калган һәм һәлак булган. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте. 

17 октябрьдә күпкатлы йорттагы подъездда ир-ат мәете табыла. Хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән агентлык хәбәр иткәнчә, бу ир-ат 1 этажда лифт кабинасына кысылып кала һәм үлә. Аның шәхесе ачыкланган. Мәрхүм биредә яшәүче 52 яшьлек ир-ат булып чыккан. 

Ир-атның ничек итеп кысылганы турында хәбәр ителми. 

"Әлеге фаҗига буенча тикшерү бара. Лифтның техник торышы тикшерелә. Ир-ат үлеменең сәбәбен ачыклау өчен судмедэкспертиза билгеләнде", - дип аңлатканнар төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100